Чуашстанның Чабаксар районындагы Толиково авылында яшәүчеләр декабрь уртасыннан бирле сусыз интегә. Авылдагы су манарасын төзекләндерү өчен аерып торганнар. Өч атна узса да, су китерү әле дә җайга салынмаган, дип яза "Чувашия без цензуры Telegram-каналына сылтама белән "7х7".
Авылда яшәүче күпбалалы ана бәдрәфне агызып җибәрү һәм балаларны юындыру өчен кар эретәбез дип сөйләгән.
Авыл халкы Чуашстаннан сайланган сенатор Николаю Фёдоровтан ярдәм сорап мөрәҗәгать әзерли башлаган, ул Толиково мәктәбендә укыган булган.
Элегрәк "Idel.Реалии" Идел буе төбәкләрендә торак-коммуналь хуҗалык системнарының тузуы турында язган иде. Украинага каршы сугыш алып баруга тотылган акчаларга бөтен илдә шушы системнарны төзәтеп чыгып булыр иде, дип искәртте басма.
Мәсәлән, бер ел элек Чуашстанда бу системнарның 36 проценты, Татарстанда 30 проценты, Башкортстанда 39 проценты искергән булган.
- Былтыр Уфада магистраль суүткәргеч тишелеп, берничә микрорайон салкын сусыз калган иде. Казаның ни сәбәпле килеп чыгуын, суүткәргечне куллану, карап тору һәм төзекләндерү эшләренең ничек алып барылганлыгын прокуратура да тикшерде.
- Шулай ук бүген, 8 гыйнварга каршы төндә Дәрвишләр бистәсендә күпкатлы 11 йорт, балалар бакчасы, мәктәп, төзелеш көллияте җылысыз калды. Моңа бистәнең Халезов урамында урнашкан пар казаннары эшләми башлавы сәбәпче. Пар казаннарындагы төзексезлекләрне төн урталарына гына җайга салганнар һәм йортларга җылы җибәрелә башлаган дип хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум