Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда машина карату бәясе кыйммәтләнә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җиңел машиналарны карату өчен былтыр 926,5 сум түләргә кирәк булса, быел ул 993,19 сум булачак. 

Быел гыйнвар аеннан башлап Башкортстанда транспорт чараларын техник яктан тикшертү өчен түләүләр 7,2 процентка арта. Бу хактагы карарны республика хөкүмәт йорты раслады, дип яза РБК.

Бу кыйбатлану бөтен төрдәге транспорт чараларына да кагыла. Җиңел машиналарны карату өчен былтыр 926,5 сум түләргә кирәк булса, быел ул 993,19 сум булачак.

Биш тоннага кадәр авырлыктагы автобусларны техник яктан тикшертүгә бәя 1787,74 сум дип, биш тоннадан артыкларына 2154,11 сум дип билгеләнгән. 3,5 тоннага чаклы авырлыктагы йөк машиналарына - 1070,93 сум, ә 3,5-12 тонналыкларына 2085,7 сум түләргә кирәк булачак. 12 тоннадан авыррак йөк машиналарын карату 2251,23 сумга төшәчәк. Мототранспорт өчен исә бу түләү 344,11 сум дип билгеләнгән.

  • 2023 елда Русиядәге автомобильләр "картаюы" дәвам иткән. Хәзер аның уртача яше 12-15 елга җиткән, дип исәпли Gruzdev-Analyze аналитиклары.
  • Бер ел эчендә Русиядә машиналарның уртача бәясе 1,5 тапкырга үскән. Былтыр июль-октябрь айларында исә бәяләр 15 процентка арткан. Хәзер машинаның уртача бәясе 1,57 млн сум чамасы.
  • Русиянең машина сату базары төшенкелек кичерә. 2022 елда илдә машина сату 58,8%ка кимегән. Украинадагы сугыш һәм көнбатыш илләре керткән санкцияләр Русиянең автомобиль тармагына зур йогынты ясады һәм хәлләр начарая гына бара дип саный белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG