Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кешеләр иске машиналарын төзәтеп йөрү ягын карый башлады". Татарстанда машина бәяләре арта


Казанның "Рольф" дилер үзәгендә тотылган машиналар паркы
Казанның "Рольф" дилер үзәгендә тотылган машиналар паркы

Бер ел эчендә Русиядә машиналарның уртача бәясе 1,5 тапкырга үскән. Бу хакта The Moscow Times "Авито" тикшеренүләренә сылтанып хәбәр итте. Быелның июль-октябрь айларында исә бәяләр 15 процентка арткан. Хәзер машинаның уртача бәясе 1,57 млн сум чамасы. Татарстанда машиналарга бәя күпмегә үскән? 2024 елда алар күпмегә кыйбатланыр? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

Бәяләр тотылган һәм паралель импорт аша кертелүче яңа машиналарга арткан. Моның төп ике сәбәбе бар. Беренчесе — узган ел ахырыннан рубль курсы долларга карата нык төште. Икенчесе — җәен Русия хакимияте утилизация җыемнарын кисәк арттырды.

Утилизация җыемы Евразия икътисади берлек (ЕАЭС) илләреннән, бу берлеккә Кыргызстан, Казакъстан, Беларус, Әрмәнстан керә, Русиягә китерелгән машиналарга кагыла. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң чит ил автомобильләренең зур өлеше шул юлдан кертелә иде. Чөнки сугыш башлану белән Русиядәге чит ил ширкәтләре җитештерүне туктатты.

Быелның 1 августыннан юридик затлар өчен автомобильгә утилизация җыемын 2-3 тапкырга арттырдылар. Моңа кадәр 1-2 литр моторлы машиналарга 178,4 мең сум түләнсә, хәзер 306 мең сум бирергә туры килә. Машинага карап утилизация җыемы 1,5 млн сумга җитәргә мөмкин.

Физик затларга шартлыча ташламалар сакланды. Яңа машиналар өчен 3 400 сум, искеләренә — 5 200 сум. Әмма бу моторы 3 литрдан артмаган автомобильләргә генә кагыла. Хәзер физик затлар елына бер генә машина сатып алу хокукына ия. Әгәр дә ел дәвамында машина хуҗасы аны сатса, аңа юридик затларга каралган утилизация җыемы суммасын түләргә туры киләчәк. Бу алып сатарларга аяк чалу булып чыга.

29 октябрьдә утилизация җыемнарын түләү тагын кырысланды. Хәзер ташламалар арадашчысыз сатып алынган машиналарга гына кагыла.

Шулай итеп, утилизация җыемы машиналарның бәясен 306 мең сумнан 2 млнга кадәр арттырган, дип исәпли белгечләр.

Татарстанда быел июль-сентябрь айларында тотылган машиналар уртача 745 мең сум торган, бу бәя бер ел элек белән чагыштырганда 35,5 процентка зуррак, диелә "Авито Авто" ширкәте үткәргән тикшерүдә.

"Кыргызстаннан машина алып кайту мөмкинлеге кимеде"

Татарстанда яшәүче Мурат моңа кадәр Кыргызстаннан Русиягә машиналар алып кайтып саткан. Сүз Кыргызстанда таможня теркәлүе узган чит ил атомобильләре турында бара. Җәен ул Кытайда җитештерелгән Voyah Free автомобилен 5,1 млн сумга сатып алган һәм Казанда 5,8 млнга саткан. Ул вакытта әлеге Кытай машинасының бәясе рәсми дилерларда 7 млн сумнан артып киткән. Беренчедән, мин зур керем алдым, икенчедән, сатып алучыга да файда булды, ди ул.

Шулай да Русия хөкүмәте утилизация җыемын арттырганнан соң Мурат машина китереп сату эшен туктатырга мәҗбүр булган.

— Кыргызстаннан машина китерүнең артык файдасы калмады. Чөнки утилизация җыемын түләсәң, машина 1 млн сумга кыйммәтләнә. Шуңа Кыргызстаннан машина алып кайту мөмкинлеге кимеде. — ди ул. — Бу нәрсәгә китерәчәк? Әгәр чит илдән арзанга сатып алып булмаса, автомобильләргә бәяләр үсәчәк.

Мурат фикеренчә, утилизация җыемнарының йогынтысы киләсе елда ныклап сизеләчәк.

"Татарстанда автопарк искерде"

Татарстанда эшләүче алыпсатар Ирек бер ел эчендә машиналарга бәяләрнең 20-30 процентка үсүен әйтте. Төп сәбәп — рубльнең долларга карата бәясе төшүе. Узган елның ноябрь ахыры—декабрь башында 60 сум тирәсе булса, быел ул 100 сумнан артып китте. Хәзерге вакытта доллар бәясе 90 сум тирәсе.

— Хәзер халык ике катламга бүленә. Бер катламы — 1 млн сумга машина карый. Бу нигездә иске Kia Rio, Hyundai Solaris, Volkswagen Polo автомобильләре. 1 млн сумга 150-200 мең км йөргән 2012-2014 елгы машиналар алып була. Алар бер ел эчендә 200-300 мең сумга артты. Яңа машиналардан иң нык сатылганы — Lada Granta.

Икенче катлам 3,5 млн сумнан башланган машиналар карый. Бу Geely Monjaro кебек премиаль кытай брендлары. Хәзер кытай машиналары бик әйбәт сатыла.

Бүген машина базарының 30 процентын кытай машиналары алып тора. Бу Haval, Geely автомобильләре. Москвич та шул ук кытайныкы инде. Русия бүген Lada-дан башка берни тәкъдим итә алмый.

Машиналарның бәясе доллар курсына бәйле. Соңгы вакытта курс бераз төште — нәтиҗәдә автомобильләр дә бераз арзанайды. Курс яңадан арта башлады — машиналар да кыйбатланды. Шуңа да ноябрь һәм декабрь айларында машина сатып алучылар кимеде.

Алыпсатар фикеренчә, утилизация җыемы аркасында бәяләр тагы да артачак.

— Хәзер Кыргызстанга алыпсатарлар фиктив килешү белән машина алып кайта. Әмма моңа һәркем дә ризалашмый. Шуңа да Кыргызстан һәм гомумән паралель импорт аша машина алып кайтучылар күзгә күренеп азайды. Хәзер алыпсатарлар күбрәк Русия базарында эшли. Бүген дилерлар да кыса башлады, чөнки алар тотылган машиналарны күпләп сатып ала һәм үз бәяләрен куя. Гомумән, машина базары тараюга таба бара.

Хәзер күпчелек кеше машинаны кредитка ала. Үзәк банк төп ставканы арттырды. Бу кредит процентлары артуга китерде. Шуңа да сатулар кимеде. Гомумән, Татарстанда автопарк искерә. Кешеләр яңа машина алыр урынга булганын төзәтеп йөрү җаен карый, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Бүген 500 мең сумга яхшы машина алып булмый"

Автобазар профессионаллары берлеге җитәкчесе Вадим Адиев "Сибирь.Реалии"га бер ай эчендә бәяләр артачагын әйткән.

— Утилизация җыемының яңа тәртибе ЕАЭСтан машина алып кайтып сату юлын катлауландырды, — ди ул. — Әгәр аны Русиядә сатсаң, бәясе 40-70 процентка артачак. Шуңа да машина алуның ЕАЭС яки Русиядән булуының аермасы юк.

Автомобиль эксперты Ян Хайцеэр тотылган машиналар базасы тарая дип саный.

— Бүген 500 мең сумга яхшы сакланган тотылган машина сатып алырга мөмкинме? Минемчә, юк, — ди ул. — Мөгаен, аннары үзең төзәтә алсаң гына 500 меңгә сатып алырга була. Әгәр аны сервиска бирсәң, ул бик кыйммәткә чыгачак. Бүген 500 мең сумга тотылган Lada машинасы алып була. Аны карап тоту арзанрак. Кем өчендер ул яхшы машина, кемгәдер заманча түгел. Әмма бу Volkswagen Polo, Hyundai Solaris булмаячак. Бу бер "Жигули" булачак инде.

— Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.

  • Сугышның беренче атналарында ук белгечләр санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр киләчәк дип фаразлаган иде.
  • Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
  • Чит ил брендларын Кытай машиналары алмаштырды. Күп кенә алыпсатарлар автомобильләрне паралель импорт аша ташый башлады.
  • Август һәм октябрь аенда Русия хөкүмәте Евразия икътисад берлеге илләреннән кертелгән машиналарга утилизация җыемын арттырды. Русиянең берничә төбәге моңа каршы чыгып, Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Башкортстанда яшәүчеләр дә зарланып видео чыгарды. Алар утилизация өчен бәяләр 250 тапкырга артуын әйтте.
  • "Автостат" ширкәте ноябрьдә сатулар 10-15 процентка кимеде дип исәпли. Утилизация җыемы күтәрелгәннән соң сентябрьдә Русиядә тотылган машиналарны алып кайтып сату 32 меңнән 17 меңгә төшкән.
  • Чит илдән яңа машиналар кертү кытай машиналары хакына арта диелә. Августта 71 меңнән артык автомобиль кертелгән булса, октябрьдә 86 меңнән артып киткән. Шуның белән беррәттән бәяләр дә үсә. Бүген яңа машиналарның уртача бәясе 3,4 млн сумнан артып китә.
  • 2023 елда Русиядәге автомобильләр "картаюы" дәвам иткән. Хәзер аның уртача яше 12-15 елга җиткән, дип исәпли Gruzdev-Analyze аналитиклары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG