Accessibility links

"Хәлләр аяныч". Сугыш һәм санкцияләр шартларында Русиядә машиналар ничек җитештерелә


Lada автосалоны
Lada автосалоны

Русиянең машина сату базары төшенкелек кичерә. 2022 елда илдә машина сату 58,8%ка кимегән. Украинадагы сугыш һәм көнбатыш илләре керткән санкцияләр Русиянең автомобиль тармагына зур йогынты ясады һәм хәлләр начарая гына бара дип саный белгечләр.

Февраль башында Русия дилер үзәкләрендә сатуда Lada Vesta машинасының бетүе билгеле булды. Узган елның язында компонентлар җитмәү белән бәйле проблемнардан соң, машина җитештерү туктап торган иде.

Lada-ның рәсми дилер үзәгендә белдерүләренчә, соңгы тапкыр Vesta сатуга 2022 елның июнендә килгән булган. "АвтоВАЗ" ширкәте ышандыруынча, Lada Vesta-ның яңартылган төре сатуга быел мартта-апрельдә чыгар дип көтелә.

Моңа кадәр Lada машинасына бәйле тагын бер хәбәр булды: АвтоВАЗда буяулар тәмамланган һәм машиналарны хәзер өч төстә: кара, куе яшел һәм ак төстә генә чыга. Завод моңарчы Германия ширкәтләре җитештергән автоэмаль кулланган, Русиянең Украинага бәреп керүе аркасында, әлеге ширкәтләр узган елда Русиядән киткән.

Европа бизнес ассоциациясе (Association of European Business) мәгълүматынча, 2022 елда Русиянең автомобиль базары 58,8%ка кимегән. Узган ел илдә 687 370 автомобиль сатылган булган. 2021 елда бу сан 1,7 млн тәшкил иткән.

Автомобиль тармагы эксперты Сергей Асланян сугыш һәм санкцияләр Русия машина базарына зур йогынты ясады һәм хәлләр начарая гына дип саный.

— Сез җәен автосәнәгать өлкәсендәге хәлне "һәлакәт" дип атадыгыз. Бүген нидер үзгәрдеме? Хәзер хәлләр яхшыракмы, начарракмы?

— Күпкә начаррак. Җиңнәренә күренер-күренмәс Z тамгасы тагып, оптимист булырга тырышкан экспертлар "базар барыбер үз миллионын алачак" диде. Әмма, күргәнебезчә, миллион да юк – 2022 елда Русиядә 600 мең автомобиль генә сатылган – өстәвенә, әлеге санның каян чыкканын беркем дә белми. Бу бит тулысынча исәпкә алына һәм контрольдә тотыла торган нәрсә түгел. Хәзер Русия базарында ниләр барганын аңлау мөмкин түгел. Элек тә статистика ясалма булган. 600 меңне Европа бизнес ассоциациясе бирде – бу заводтан төяәп җибәрелгән машиналар саны, берникадәр булса да рәсми каналлар аша узган статистика. Ә ул машиналарның күпмесе, ниһаять, номерлар тагып урамга чыгуын берәү дә әйтә алмый.

Ульян автомобиль заводының мисалы бик гыйбрәтле: ул 35 мең машина чыгарган, ә хисапка нибары 9 мең машина гына куелган. Совет хакимияте вакытындагы кебек була инде: план үтәлдеме – үтәлде, ә бу тауарны беркем дә кулланмый икән – анысы инде мөһим түгел. Ульян заводы 35 мең машина чыгарган дигән статистика бармы, бар. АвтоВАЗ күпме чыгарган, беркем дә белми, ул җәй буе туктап торган. Ә чит ил машина җитештерүчеләре китеп бетте.

УАЗ – Ульян автомобиль заводы "Соллерс" холдингына карый. Җиңел йөк машинлары, микроавтобуслар һәм юлсыз урыннарда йөри алырдай машиналар чыгара. Русия Украинага бәреп керүе аркасыда Европа берлеге илләре, Швейцария һәм Украина заводка санкцияләр кертте. УАЗ машиналары сугышта актив кулланыла.

АвтоВАЗ һәм УАЗ эшли, әмма аларның компонентлар базасы бетеп килә. Менә хәзер буяу бетте. Аңлашыла ки, анда мәсьәлә буяуда гына түгел. Тольятти чирәме офыкка кадәр ясалып бетмәгән машиналар белән тулы. Алар да җитешетерлгән машиналар исәбеннән планга кергән – тик алар аннан ары китми, чөнки бу машинларны әле җыеп бетерергә кирәк. Әлеге техниканың руль идарәсе юк, электроникасы, интерьер элементлары җитми. ABS (машинаны туктатуда блоклаучы систем) булмаячак дип рәсми әйтелде, ә башка өлешләрнең дә кинәт табылуы әйтелми. Бәлки кайчан да булса бу өлешләр табылыр, машиналарны чирәмнән алып җыеп бетерерләр һәм сатуга чыгарырлар.

"АвтоВАЗ" – Русиянең җиңел машиналар җитештерүче төп заводы, Тольяттида урнашкан. Хәзерге вакытта анда Lada Granta, Lada Niva Legend һәм и Lada Niva Travel машиналары җитештерелә. Украиндагы сугышка кадәр аның төп хиссәләре Франциянең Renault төркемендә иде (67,7%). Сугыш башлангач француз ширкәте Русиядән китте, хиссәләрен "НАМИ" федераль дәүләт унитар оешмасына сатты. Бер өлеше (32,3%) "Ростех" контролендә.

Тулаем алганда, вазгыять аяныч. Бу сәнәгатьнең гомуми һәлакәте, ләкин автопромда ул ичмасам күзгә күренеп тора, безгә анализ ясау өчен нигез бар. Ә башка тармакларда статистика ябык. Мәсәлән, поездлар, тимер юл өлксендә барысы да тәртипме? Авиациянең дә хәле әйбәт түгел, кораблар, азык-төлек, кием-салым, дарулар өлкәсендә ниләр булып ятуын белмибез – бары тик чамалый гына алабыз.

Өстәвенә, халыкта акча да артмый. Үзеңне Москвич" дип аталган кытай машинасы яки элек тә күңелне болгаткан үзебезнең кара "Ладаны" сатып алуга күндерү бик авыр.

— Әле анда да өч кенә төс калды: кара, куе яшел һәм ак.

— Әле алары да тиздән бетәчәк, тик алар төп төсләр иде, шуңа күрә ингредиентлары бераз күбрәк сатып алынган. Алар да бетәчәк, чөнки барлык буяулар чит илнеке, үзебезнең буяулар юк. Кара төс белән хәл әйбәт, аларны дәүләт секторына таратачаклар. Росгвардия нәкъ менә "Лада Грант"ларда йөри – бик шәп, йөрүләрен дәвам итсеннәр.

— Сатып алу мөмкинлеге булмаса, халык бу заводларга акча белән ярдәм итә алмый. Хәзер барысы да дәүләт җилкәсенә ята булып чыгамы? Дәүләт тагын ахырга кадәр шул ук АвтоВАЗны коткарачакмы?

— Беренчедән, АвтоВАЗ дәүләт оешмасы. Моннан берничә дистә ел элек ул әле ничектер базар реалияләренә каршы берүзе көрәшергә тырышып караган иде, ләкин оттырды, чөнки ул һәрвакыт, хәтта хосусый булганда да, дәүләт кулыннан ашый иде. Русиядә эшләүче һәм салым түләүче һәркем шул исәптән АвтоВАЗны да тәэмин итә. Ә хәзер завод рәсми рәвештә дәүләтнеке. Шуңа күрә, әлбәттә, ул турыдан-туры бюджетка тоташкан. Һәм аңа асылда берни дә эшләмәсә дә була. Аның мөдире - дальнобойщикларны бөлгенлеккә төшергән "Платон" програмын гамәлгә керткән Максим Соколов. Ул - түрә, җитештерүдә берни аңламый. Аның сүзләренчә, АвтоВАЗның төп бурычы – эш урыннарын саклау. Шуңа күрә завод эшлиме-эшләмиме – хезмәт хакы хисабына бюджеттан акча киләчәк. Кешеләрнең бурычы тик бер генә: иртәнге сәгать җидедә заводның ишек төбенә килеп басарга, сөймәгән заводта смена уздырырга һәм, хезмәт хакын алырга онытмыйча, кире өйгә кайтырга. Нибары шул, башка функция юк.

— Һәм бу йөз меңнәрчә эш урыны. Бөтен автосәнәгать өлкәсен күздә тотканда.

— Бөтен кластерны исәпкә алганда, әйе, бу йөз меңнәрчә эш урыны. Ләкин төгәл генә саннарны ачыклап булмый. Әйтик, Калининград өлкәсенең "Автотор"ында күпме кеше калды, күз алдына китерүе дә кыен. Кайчандыр BMW җитештергән бу кешеләргә юкка гына җир кишерләкләре һәм бәрәңге орлыгы бирделәрмени? Крестьянга әйләнеп, һич югы ачтан үлмәсеннәр өчен бит.

"Автотор" – Русиядә машина җыючы иң эре заводларның берсе, Калининградта урнашкан. Елына 250 меңгә кадәр машина чыгарала ала. 1997 елдан бирле завод танылган дөнья брендлары машиналарын чыгарды. 2022 елның мартында BMW концерны Калининградта машина чыгаруны туктату турында белдерде. Апрель ахырында Көньяк Кореяның Kia һәм Hyundai машиналарын җыю тукталды.

АвтоВАЗда да кыскарту програмнары бик күп булды. 200 мең хезмәткәр санын 40 меңгә җиткерергә тиешләр иде. Хәзер, мөгаен, АвтоВАЗда эшче саны 20 меңнән артык түгелдер.

  • Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
  • Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
  • Былтыр апрель ахырында ук Lada машина салоннарында автоматлаштырылган тизлек күчергечле яңа машиналар калмавы билгеле булды.
  • Июньдә "АвтоВАЗ", детальләр җитмәү сәбәпле, алга таба Lada Granta машиналарында иминлек өчен мөһим функцияләрнең эшләмәячәген игълан итте. Аерым алганда, машинаны туктатуда блоклаучы систем – ABS һәм иминлек мендәре булмаячак диделәр.
  • Татарстанда машина базары үзгәрде, халык йә тотылган, йә кытай машиналарына күчте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG