2024 ел башына билгеле булганча, Татарстанда 50,2 мең күпбалалы гаилә бар. Бу 2013 ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк. Әлеге белешмәләрне Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова китерде, дип яза "Бизнес Online".
Республикада гаиләләр, күпбалалы гаиләләр, инвалид булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен 61 төрле чара тормышка ашырыла. Шуларның алтысы гына федераль, калганнарына акча республика бюджетыннан бирелә.
"Социаль яклау тармагындагы һәр икенче сум балалы гаиләләр файдасына китә. Нәтиҗәсен дә күрәбез, 10 елда күп балалы гаиләләр ике тапкыр артты", дип сөйләгән министр.
Шулай ук ул Татарстанда өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләнгәндә гаиләнең күпбалалы булып саналуын искәрткән. "Социаль ярдәм бары тик биш баладан соң гына бирелә торган төбәкләрне дә беләбез", дигән Зарипова.
- Шул ук вакытта соңгы биш елда Татарстан демографик упкынга төште: бала табучылар саны кими, үлүчеләр күбрәк булып кала бирә. Бу шартларда Татарстан хөкүмәте бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар аборт ясатулар санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели.
- Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип саный. Ул республика бюджетыннан икенче балага 1 млн, өченчегә — 1,5 млн сум бүлеп биргән очракта гына демографияне коткарып була дигән фикердә.
- Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматларына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
- Демогарифия үзәге мөдире Чулпан Илдарханова сүзләренчә, бары тик Казанда, Чаллыда, Лаеш һәм Биектау районнарында гына халык саны бераз артырга мөмкин. 20 районда исә халык саны кимү 2050 елга 25 проценттан артырга, ә 20 районда 25 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Иң начар фараз Яңа Чишмә районында - анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калырга мөмкин.
- 2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлана. Республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков "статистика туучы балалар санының кимүен, гаиләләрнең күпләп аерылышуын терки", дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум