Кайнар хәбәр

Казан прокуратурасы юлчыларның шәһәр автобусларында салкын булуы турындагы зарын тикшерә

Архив фотосы
Архив фотосы

Юлчылар автобус йөртүчеләрнең тукталышларда ишекләрне озак итеп ачып торуына зарлана, туңабыз ди. Мәсәлән 10нчы автобусны йөртүче ярты сәгать тирәсе ишекләрне ачык тоткан диелә. Прокуратура юлчыларны ташу турындагы канунда каралган таләпләрнең үтәлүен тикшерәчәк.

Казан прокуратурасы шәһәр халкының автобусларда салкын булуы турындагы зарларын тикшерәчәк. Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә кайбер автобус йөртүчеләрнең тукталышларда торган вакытта автобус ишекләрен озак япмыйча торуын, шуңа юлчыларның туңуын язган. Мәсәлән, 10нчы автобусны йөртүче ярты сәгать тирәсе ишекләрне ачык тоткан диелә. Бу хакта "Реальное время" яза.

Республика прокурорының медиа белән багланышлар өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, автотранспорт оешмасының юлчыларны ташу турындагы канунда каралган таләпләрне үтәвен тикшерәчәкләр.

Юлчыларның хокукын бозган хезмәткәрләргә прокуратура чаралар күрәчәк диелә.

  • Былтыр июль ахырында Татарстан автотранспорт оешмалары республиканың транспорт министрлыгыннан Казан автобусларына җилләткечләр куюны сорады. Быелгы эссе җәйдә Казанга килгән туристлар да, юлчылар да социаль челтәрләрдә автобусларда кондиционерлар булсын иде дип теләк белдерә, ди алар. Республиканың транспорт министрына Казан автобусына утырып карарга, "салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә" тәкъдим иттеләр.
  • Татарстан автотранспорт ширкәте (АТП) ассоциациясе рәисе Сергей Темляков автобусларга җилләткечләр кую чыгымын транспорт министрлыгы капларга тиеш дигән иде. Әгәр бу юлчы ташучы ширкәтләр кесәсеннән чыгачак икән, юлда йөрү бәяләре артуына китерәчәк, ди ул. Бер автобуска кондиционер сатып алуның исә 700 мең сумга төшәчәге искәртелде.
  • Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында кешеләрнең Казан җәмәгать транспортына кондиционерлар кую мөрәҗәгатен караганнан соң, җилләткечләрне куясы булсалар юл йөрү бәясен дә 30 процентка арттырырга тәкъдим иттеләр. Яки бу мәсьәләне яңа автобуслар алган чакта хәл итеп бетерәсе булыр диделәр.
  • Әмма инде 2021 ел ахырыннан бирле Казан 250 автобусын яңарта алмый. Аларны сатып алуны да билгесез вакытка кичектерделәр.
  • Былтыр җәй Казанда автобус белән йөрүчеләр көздән башлап эшкә соңга кала башларга мөмкин, дип кисәттеләр. "Автобуслар еш ватыла, июльдә генә дә ун елдан артык кулланышта булган 600 автобус ватылып калды", дип белдерә Татарстан юлчы ташучылар берлеге. Берлек мәгълүматынча, Казандагы 263 автобус артык искергән һәм аларны алыштырырга кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG