Алексей Навальный "Мөселманнар - төрмә системының яңа дошманы" диде, аларның төрмәләрдәге хокукларын яклап 11 гыйнварда Югары мәхкәмәдә онлайн чыгыш ясады. Мәхкәмә аның дәгъваларын кире какты. Иң кызыгы шул: аның бу чыгышын урыс медиасы зурлап игътибарга алмады. Без исә оппозициядәге сәясәтченең сөйләгәннәрен сезгә җиткерергә булдык. Исегезгә төшерик: Навальный төрле елларда мөселманнар турында каршылыклы фикерләр әйтеп килде. 2022 елның 22 мартында ул, "Ив Роше" эше буенча мошенниклыкта гаепләнеп, 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. 2023 елның августында РФ мәхкәмәсе аны экстремистлар оешмасын булдыруда гаепле дип тапты һәм шушы нигездә тагын 19 елга хөкем итте. Хәзер Алексей Ямалдагы колониядә утыра — әлеге колония төньякта, туңлык җирләрендә урнашкан.
Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап чыкты
Алексей Навальный Югары мәхкәмәдә онлайн чыгыш ясап "Мөселманнар - төрмә системының яңа дошманы" диде, аларның хокукларын яклап чыкты. Мәхкәмә аның дәгъваларын кире какты. Урыс медиасы аның бу чыгышын зурлап игътибарга алмады. Без исә оппозициядәге сәясәтченең сөйләгәннәрен сезгә җиткерергә булдык.
мультимедиа
-
июнь 12, 202635 ел элек Татарстанда беренче президент сайлау узды
-
июнь 12, 2026Түбән Камага дрон һөҗүме
-
июнь 10, 2026Самардагы нефть эшкәртү ширкәтенә дрон төште
-
июнь 10, 2026Чабаксарга ракет һөҗүме булды
-
июнь 06, 2026Сабантуй мизгелләре. 1970нче еллар
Форум