Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе Марина Патяшина 2023 елда республикада барлыгы 47 тонна сыйфатсыз тауарның сатудан тартып алынуын җиткергән. Бу хакта "Бизнес Onlıne" яза.
Республикада азык-төлекнең сыйфаты начараймый, әмма ике проблем кала, дигән ул. Беренче проблем — пестицидлар табылуы. 52 процент очракта бу маддәләрне чит илдән кертелгән тауарларда, әйтик Кытай чәендә, Төркия грушасы, лимоннары һәм борычында тапканнар.
Икенче авырткан нокта — ялган сөт ризыклары. Аларны шул исәптән республикада да җитештерәләр, дип белдергән җитәкче.
- Төркиядән кертелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә пестицидларны моңарчы да таптылар. Әйтик берничә ел элек Россельхознадзор Төркиядән кертелгән яшелчәләрдә һәм җиләк-җимештә пестицидлар күләменең югары дәрәҗәдә булуын хәбәр итте.
- Оешма мәгълүматына күрә, 2021 елда Төркиядән кертелгән азык-төлектә пестицидлар һәм химикатлар микъдарының гигиена нормаларыннан артып китүенең 79 очрагы ачыкланган.
- Шул ук вакытта быел гыйнвар башында Русиягә Төркиядән 316,8 мең данәдә беренче партия тавык йомыркасы кертелде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум