Русиянең Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе яшь галим Азат Мифтаховка ачылган "террорчылыкны аклау" турындагы җинаять эшен Кировтагы күчмә утырышында караячак. Бу хакта "Медиазона" җиткерә. Басма әлеге мәгълүматны мәхкәмәнең эш кәгазьләрендә тапкан.
Мифтаховка чикләү чарасын сайлау яки озайту белән бәйле утырыш 30 гыйнварга 11.30 сәгатькә билгеләнгән.
Тикшерү фаразынча, былтыр хулигалык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украинада ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк"дип әйткән. Хатыны Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйли. Сорау алу вакытында Мифтахов гаебен танымады һәм күрсәтмә бирүдән баш тартты.
"Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә аны тагын ике елдан биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
Былтыр 31 октябрьдә Киров шәһәренең Первомайски район мәхкәмәсе Мифтаховны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә - 2024 елның 6 февраленә кадәр озайткан иде. Бу вакыт эчендә тикшерүче Азатны психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре һәм җинаять эше материаллары белән таныштырмакчы була диелде.
- 2023 елның 5 сентябрендә Кировның Первомайски мәхкәмәсе Азат Мифтаховны террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алган иде.
- Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
- 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
- Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум