Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зубаревич Татарстанда эшчеләр кытлыгы мәсьәләсен Үзбәкстаннан кешеләр китереп хәл итәргә чакырды


Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

Аныңча, Татарстан авылларында эшче көчләр аз калган.

Киләсе биш елда Татарстанда эшчеләр җитмәү проблемы кискенләшәчәк. Бу хакта бүген Мәскәү дәүләт университеты профессоры, икътисадчы Наталья Зубаревич Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы киңәшмәсендә белдерде.

"Минем сезнең кәефегезне төшерәсем килә. Эшчечләр проблемы 2020нче еллар ахырына кадәр хәл ителмәячәк. Моның белән берни эшләп булмый. Бүгенге вазгыятькә яраклашыгыз. Иң начары инвестиция җәлеп итүче төбәкләрдә булачак. Бу аларның үсеше өчен иң зур киртә. Хәзер хезмәт базарына 20 яшьлек буын килә. Алар 35-38 яшьлекләрдән өчтән бергә азрак. Хатын-кызлар сезгә бала тапмаячак, ә эшчеләр кирәк", диде ул.

Аның фикеренчә, инвестицион проектлар эш урыннарын арттыруны түгел, автоматлаштырган җитештерүне күзалларга тиеш. Ул Татарстандагы җитештерү оешмасында булуын, анда эшчеләрнең авыллардан килеп эшләүләрен әйтте.

"Татарстанда авыл халыкының яшь струтурасы күңелне күтәрми. Анда да ресурслар бетә бара. Шуңа да икенче юл — Үзбәкстанга, андагы кешеләргә карарга кирәк. Алар эшче көчләр ягыннан Таҗикстаннан яхшырак. Эзләгез, әзерләгез, аларны урыс теленә өйрәтегез. Бу — сезнең инвестиция", диде ул.

Ахырдан ул үзбәк телен өйрәнергә чакырды, сезгә җиңелрәк бирелә, дип сүзен тәмамлады.

Киңәшмәне алып барган Татарстан инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әлеге тәкъдимне өйрәнергә сүз бирде. Утырышта республика премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2023 елның 9 аенда Татарстанда җәлеп ителгән инвестицияләр 1 трлн сумнан артып киткән. Шул ук вакытта Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң чит ил инвестицияләре 3,5 тапкырга кимегән. 2023 елның 9 аенда бары 67,8 млн доллар җәлеп ителгән. Мәсәлән, 2021 елда аның күләме 233 млн доллар тәшкил иткән. Пандемиягә кадәр 2019 елда — 1,6 млрд долларга кадәр җиткән. Узган ел республикада төп инвесторлар Төркия, Кытай, Казакъстан һәм Беларус булган.

Узган ел Татарстан рәсмиләре чит илдән киләчәк инвестицияләр 5 тапкырга кимиячәк дип фаразлаган иде.

2023 елның ноябрь азагында Казанда узган XVI "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумында рәсмиләр республикага төбәкләрдән татар инвесторларын чакырды.

Бүгенгә Татарстанда 49 меңнән артык буш вакансия бар. Иң зур кытлык сәнәгать өлкәсендә күзәтелә. Бу тармакта 12 мең буш эш урыны тәкъдим ителә. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгына 5,1 мең, транспортка — 3,5 мең, сәламәтлек саклау тармагына — 2,4 мең, мәгариф — 1,6 мең кадр кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG