Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елның ун аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 59,5 мең сумга җиткән


Шул ук вакытта республика эшчеләргә кытлык кичерә.

2023 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 59,5 мең сумны тәшкил иткән. Бу 2022 елның шушы чорыннан 18,5 процентка күбрәк. Ул вакытта хезмәт хакы 50,2 мең сум булган. Бу хакта бүген Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде.

Республикада иң зур керем файдалы казылмалар табу тармагында эшләүчеләрдә теркәлгән. Аларның уртача хезмәт хакы 94,5 мең сумга җиткән. Мәгълүмат һәм элемтә (IT) өлкәсе хезмәткәрләре уртача 91,9 мең сум алып эшли. Күчемсез милек өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача кереме 39,7 мең сум, кунакханә, җәмәгать туклануы хезмәткәрләренең — 36,2 мең сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта Татарстанда кадрлар җитми.

"Эш бирүчеләр 49 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Бер эшсезгә 12 вакансия туры килә", диде Эльмира Зарипова.

Аның сүзләренә караганда, иң зур кытлык сәнәгать өлкәсендә күзәтелә. Бу тармакта 12 мең буш вакансия бар. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгына 5,1 мең, транспортка — 3,5 мең, сәламәтлек саклау тармагына — 2,4 мең, мәгариф — 1,6 мең кадр кирәк.

Аеруча гади эшчеләргә зур кытлык туган. Машина төзелеше өлкәсенә 5,1 мең кеше, авыл һәм урман хуҗалыгына — 980 кеше кирәк, диде министр.

Зарипов сөйләвенчә, хезмәт күрсәтү, туризм, икътисад, идарә итү, юриспруденция өлкәсендә белгечләр кирәгеннән артык. IT тармакта кадрлар белән зур проблем булмавын да өстәде ул.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2023 елда Татарстан халкының 62 проценты хезмәт иткән. Эшсезлек исә, түбән дәрәҗәдә — 0,21 процентта теркәлгән.

• Икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов 2024 елда хезмәт хакы узган елдагы кебек артмаячак, чөнки аның чиге бар, дип Азатлыкка сөйләде. Аныңча, хезмәт хакының артуы хәрби җитештерүнең үсеше белән бәйле. Нәкъ шушы өлкәдә кадрлар кытлыгы сизелә. Бүген Казанда гына да 25 хәрби завод эшли.
• Моңа кадәр Росстат Татарстан оешмаларына 54 меңләп хезмәткәр җитми дип белдерде. 2022 елда бу сан 42,3 мең күрсәткечендә булган.
• 2023 елның октябрь ахырында Казанда ишек алларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк булуы әйтелде, ул чакта бары 2,7 мең кеше генә җыя алдылар.
• Казаннның юл оешмаларына да эшчеләр җитми. Шуңа күрә эшне кизү алмашып оештыралар, ә кышкы чорда юлларны карап торуга башка объектлардан белгечләр җәлеп итәләр.
• Түбән Камада торак-коммуналь өлкәдә эшчеләр нык җитми, шуңа күрә урамнарны кардан чистартуга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгәннәрне җәлеп итәләр.
• Бүген мәктәпләргә математика, физика, урыс теле һәм чит телләрне укытырга кеше юклыгы әйтелде.
• Эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, кешеләрнең чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять, дип аңлата белгечләр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG