Питрәч районының Шәле авылы тирәсендә М7 машина юлында 10лап фура һәм җиңел машиналар катнашында зур юл һәлакәте килеп чыккан. Хәзерге вакытта бу тирәдә күп чакрымнарга сузылган тыгынлык күзәтелә, дип җиткергәннәр "Бизнес Online"га шаһитләр.
Бу хактагы мәгълүмат шулай ук WhatsAppта да таралды.
"Мамадыштан Казанга кадәр фуралар икегә бөгелгән. Алда фура тора, кырыйда фура, машиналар җыела, бәрелүләр бара. Ахыры юк - артканнан арта бара. Чыкмагыз монда. М7 тулысынча тулган, кемдер сытылган. Һава торышы сукыр бер тиенлек. Бер метрдан да күреп булмый", дип сөйли шаһитләрнең берсе.
Әлегә җәрәхәтләнүчеләр һәм үлүчеләр турында мәгълүмат булмады. Шул ук вакытта Татарстанда М7 машина юлын буран аркасында бөтен төр транспорт чаралары өчен дә яптылар. Чикләүләр 10:20 сәгатьтән башланды. Хәзерге вакытта М7дә бөтен җиңел машиналарны кире боралар, чикләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак, дип яза басма.
Казанда да көчле буран. Синоптиклар фаразынча 19 һәм 20 гыйнварда бураннан тыш көчле җил һәм кар явышы көтелә. Шул сәбәпле Казан метросында поездлар санын арттырдылар. Шәһәр халкыннан мөмкинлек булганда үз машиналарында юлга чыкмауны сорыйлар.
Кичә Татарстанда янә давыл кисәтүе игълан ителде. Җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәге әйтелде. М12 машина юлының Татарстандагы өлеше бөтен төр транспорт өчен дә ябылды. Иртәнге сәгать биштән республиканың бөтен юлларына да автобусларны һәм йөк машиналарын чыгармыйлар.
- Модарчы 15 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр өч көнгә сузылган буранда Татарстан юлларында сигез кеше һәлак булган. Бу хакта начар һава торышында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган конференциядә Татарстан ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.
- Бу казаларның бөтенесенә дә беренче чиратта машина йөртүчеләрнең юллардагы вазгыятькә дөрес бәя бирмәве сәбәпче булган. "Әлбәттә, начар һава торышы да үз өлешен кертте", дип искәртте ул. Урынбасар әйтүенчә, Татарстанда һава торышы белән бәйле мондый күренеш соңгы өч елда күзәтелмәгән.
- Бу атнада Татарстандагы һава торышы тормышның һәр өлкәсенә үзгәрешләр кертте. Бакчага балаларын илтеп җиткерә алмаганга, күп ата-аналар эшкә бармый калырга мәҗбүр булды. Казан янәшәсендәге бистәләрдә генә түгел, шәһәр эчендә дә юлларны ачып җитешә алмадылар. Йөртүче-экспедиторлар әйтүенчә, юлларга кар салу сәбәпле, Казан кибетләренә тауарлар күпкә соңга калды яки бөтенләй кичектерелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум