Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда көчле буран сәбәпле метродагы поездлар санын арттырганнар

Архив фотосы
Архив фотосы

Шәһәр халкыннан мөмкинлек булганда үз машиналарында юлга чыкмауны сорыйлар.  Җир өсте электр транспортының да гадәти тәртиптә эшләве әйтелә. Казанның үзендә иртәнге сәгать тугызга кадәр үк тыгынлыкларның 9 баллга җитүе хәбәр ителде.

Казанда буран аркасында метродагы поездлар санын арттырганнар. Бу хакта "Метроэлектротранс"ның матбугат хезмәте җиткерә.

"Казанда көчле буран. Синоптиклар фаразынча 19 һәм 20 гыйнварда бураннан тыш көчле җил һәм кар явышы көтелә, ул көне буе дәвам итәчәк. Һава торышы шартлары һәм Казан метросында юлчылар күп булу сәбәпле тиз һәм уңайлы хәрәкәт өчен өстәмә составлар чыгарылды", диелә хәбәрдә.

Шәһәр халкыннан мөмкинлек булганда үз машиналарында юлга чыкмауны сорыйлар. Җир өсте электр транспортының да гадәти тәртиптә эшләве әйтелә.

Кичә Татарстанда янә давыл кисәтүе игълан ителде. Җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәге әйтелде. М12 машина юлының Татарстандагы өлеше бөтен төр транспорт өчен дә ябылды. Иртәнге сәгать биштән республиканың бөтен юлларына да автобусларны һәм йөк машиналарын чыгармыйлар. Казанның үзендә иртәнге сәгать тугызга кадәр үк тыгынлыкларның 9 баллга җитүе хәбәр ителде.

  • Бу атнада Татарстандагы һава торышы тормышның һәр өлкәсенә үзгәрешләр кертте. Бакчага балаларын илтеп җиткерә алмаганга, күп ата-аналар эшкә бармый калырга мәҗбүр булды. Казан янәшәсендәге бистәләрдә генә түгел, шәһәр эчендә дә юлларны ачып җитешә алмадылар. Йөртүче-экспедиторлар әйтүенчә, юлларга кар салу сәбәпле, Казан кибетләренә тауарлар күпкә соңга калды яки бөтенләй кичектерелде.
  • 16 гыйнварда, М5 "Урал" машина юлы бар машиналар өчен дә ябылган иде.
  • 17 гыйнварда М12 Мәскәү-Казан юлындагы Канаштан Шәлегә кадәрле хәрәкәт вакытлыча туктатылды. Казан һава аланындагы очышлар кичектерелде.
  • Өч көнгә сузылган буранда Татарстан юлларында сигез кеше һәлак булган. Бу хакта начар һава торышында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган конференциядә Татарстан ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.
  • Казанда "Буран" оператив планы игълан ителде, юлларны чистартырга 800 данә махсус техника җәлеп ителде. Кем өчендер буран фаҗига булса, икенчеләргә акча эшләп калу мөмкинлеге. Азатлык кар ташучы йөк машиналары хуҗасы, шәхси эшмәкәр белән әңгәмә әзерләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG