Атна башында Татарстандагы начар һава торышы, кар-буран аркасында машина хәрәкәте чикләнде, очкычлар Казаннан борып җибәрелде. Казанда "Буран" оператив планы игълан ителде, юлларны чистартырга 800 данә махсус техника җәлеп ителде. Өч көнгә сузылган буранда Татарстан юлларында сигез кеше һәлак булган. Кем өчендер буран фаҗига булса, икенчеләргә акча эшләп калу мөмкинлеге. Кар ташучы йөк машиналары хуҗасы, шәхси эшмәкәр белән әңгәмә әзерләдек.
Бу атнада Татарстандагы һава торышы тормышның һәр өлкәсенә үзгәрешләр кертте. Бакчага балаларын илтеп җиткерә алмаганга, күп ата-аналар эшкә бармый калырга мәҗбүр булды. Казан янәшәсендәге бистәләрдә генә түгел, шәһәр эчендә дә юлларны ачып җитешә алмадылар. Йөртүче-экспедиторлар әйтүенчә, юлларга кар салу сәбәпле, Казан кибетләренә тауарлар күпкә соңга калды яки бөтенләй кичектерелде.
Аңарчы, 16 гыйнварда, М5 "Урал" машина юлы бар машиналар өчен дә ябылган иде.
17 гыйнварда М12 Мәскәү-Казан юлындагы Канаштан Шәлегә кадәрле хәрәкәт вакытлыча туктатылды. Казан һава аланындагы рейслар кичектерелде.
Өч көнгә сузылган буранда Татарстан юлларында сигез кеше һәлак булган. Бу хакта начар һава торышында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган конференциядә Татарстан ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.
Синоптиклар фаразлавынча, киләсе өч тәүлектә дә Казанда айлык норманың 60-70% күләмендә кар яварга мөмкин.
Казанда "Буран" оператив планы игълан итеп, шәһәрне җыештырырга 800 данә махсус техника, 600ләп урам себерүче чыгарылды, дип белдерде Казан мэриясе. Казаннан бер тәүлек эчендә 12 мең тонна кар чыгарылды, 282 тонна реагент һәм 735 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылды дигән саннар да бирелде. Бу кар кая китә соң?
Шәһәрдәге карны махсус кар эретү станцияләренә чыгарырга тиешләр, әмма кар күп яуган көннәрдә станцияләрнең аны эретеп бетерергә көче җитми. Кар азрак яуган очракта да, йөк машиналары карны күбрәк канунсыз полигоннарга илтергә мәҗбүр. Бу кар эретү станцияләренең кыйммәт булуы, эшмәкәрләргә артык чыгымнар китерүе белән бәйле.
Иң беренче кар эретү пункты Казанда Портовая урамында 2007 елда ачылган иде. Бүген Казанда 8 стационар кар эретү станциясе, аларда 14 камера эшли. Алар Портовая, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тульская, Гадел Кутуй урамнарында һәм Җиңү проспектында урнашкан. Өч камера узган елның ноябрендә генә эшли башлады, аларны төзүгә 500 миллион сумга якын акча тотылды. Барлык кар эретү станцияләре тәүлегенә күп дигәндә 8 мең тонна карны эретергә сәләтле. Бүген иң эре пункт Җиңү проспектында, Мега һәм Южный сәүдә үзәкләре арасында урнашкан. Шулар белән бергә канунсыз полигоннар да үз эшен дәвам итә.
Кар эретү станцияләренең эшчәнлеге һәм канунсыз кар полигоннары турында йөк ташу машиналары иясе, шәхси эшмәкәр Азат (исеме үзгәртелде) сөйләде.
— Азат, декабрьдә кар эреп беткәннән соң күпләп кар яву әле генә булды, ләкин аз гына яуганда да юл буйлары, ишегаллары барыбер кардан арынып бетә алмый. Бу нәрсә белән бәйле?
— Юл хезмәтләре һәм торак-коммуналь хуҗалыкларының эшләмәвеннән дип уйлыйм. Кар җыярга дип бүленгән акчаны таныш эшмәкәрләре арасында гына бүлешеп, шуларның гына техникасын эшләтеп, эшне озакка сузарга мөмкиннәр.
— Казанда кар чыгарырга йөк машиналары җитәме? Сугышка китеп кытлык тумадымы?
М12 юлын салу Татарстандагы халыкка зур ярдәм булды, төзелештә яхшы гына эшләп, техникалы булып калдык
— Юк, техника белән бернинди проблем юк. Йөк машиналары артык күп дияргә дә була, шуның аркасында көндәшлек тә зур, йөк машиналарының хезмәте дә арзан бәяләнә. Моңа М12 юлын салу сәбәпче булды. Бик күп эшмәкәрләр шул юл төзелешенә дип лизингка йөк машиналары сатып алды, аларга йөртүчеләрне хезмәт хакына утыртып көн-төн эшләтте. Машина хакының күпмедер өлешен түләп, зур акчалар эшләп калырга өлгерде.
Арада хәзер машинаның лизингын түләмәүче эшмәкәрләр дә бар, чөнки хәзер банк ул машинаны алып китсә дә ярый – машинаның ресурсы булдыра алганча файдаланылган, анда мөмкин кадәр акча эшләнгән. Ул машина хәзер алмаш өлешләр сорап акча ашап кына ятачак, ә берьюлы күпләгән машинага бүлеп бирерлек зур заказлар табу өчен даими эзләнергә кирәк. М12 юлын салу Татарстандагы халыкка зур ярдәм булды, төзелештә яхшы гына эшләп, техникалы булып калдык, юл төзелеше дәвам итсә, хәзер Башкортстан халкы да рәхәтләнәчәк. Шуның өчен кар чыгару буенча техникага кытлык юк, була да алмый.
— Карны кая чыгарасыз?
— Кайда, кем белән килешеп эшләвеңә карый. Юл хезмәтләре белән эшләсәң, алар һәр йөк машинасына махсус талон бирә. Шуның белән карны эретү станцияләренә алып барып утилизация ясыйсың. Рәсми рәвештә шулай эшләнергә тиеш. Ләкин юл хезмәтләре юлны гына карый, ә карның күп өлешен торак-коммуналь хуҗалыклар чыгара. Анда карның исәбе дә, акча санау да, утилизация тәртибе дә юк. Ишегалдыннан ничә тонна кар чыгарганыңны, аның өчен күпме техника җәлеп итүеңне беркем исәпләми, торак-коммуналь хуҗалыклары анда күп тотылган итеп исәп-хисап счётыннан уздырып, шактый акча юа. Күп очракта, ишегалларындагы кар эретү станцияләренә барып җитми.
— Торак-коммуналь хуҗалыклар карны утилизацияләү турында беркем алдында да җавап тотмыймы?
Кар эретү станциясендә утилизацияләнде дигән кәгазь дә сатыла
— Шәһәр хакимияте алдында тотадыр, чөнки бездән кәгазен сорыйлар. Карны утилизацияләү хисабы – ул гап-гади кәгазь. Ә бездә теләсә нинди кәгазьне сатып алып була. Кар эретү станциясендә утилизацияләнде дигән кәгазь дә сатыла. Ничә тонна кирәк булса, шундый кәгазьне ясап бирәләр.
— Аны ясатмыйча, кар эретү станцияләрендә утилизацияләп кенә булмыймы?
— Бу бик мәшәкатьле һәм кыйммәт. Кар күп яуганда, ул станцияләрдә зур чират була. Беркемнең дә ярты көн чиратта торып, керемен югалтасы килми, чөнки күпләр акчасын рейс саныннан ала. Дөресен генә әйткәндә, халык ялкау. Машинаны йөртергә даими эшкә аек йөртүче табуы кыен. Шуңа ике машинага вакытлы йөртүчеләр алып торырга мәҗбүрмен, әлбәттә, аларга акча рейс саныннан түләнә. Кар эретү станциясендә утилизацияләү, йөк машинасының тоннасына карап, канунсыз полигоннарга караганда 800-1000 сумга кыйммәткәрәк чыга. Мәсәлән, миңа торак-коммуналь хуҗалыгы бер йөк карны чыгарган өчен 5500 сум түли, ди. Аның 2000 сумын кар станциясенә бирсәм, 1000 сумын йөртүчегә түләсәм, бер өлешен салымга тапшырсам, машинаның ягулыгына тотсам, үземә калмый да диярлек. Машинаның майлары, алмаш өлешләрен дә исәпләсәк, бөтенләй тиеннәр генә кала. Биредә канунсыз полигонга илтеп ату арзанрак һәм тизрәк килеп чыга.
— Казанда канунсыз полигоннар күпме?
Язга ул эри һәм анда чүплек хасил була
— Күп. Алар күз алдында гына. Мәсәлән, Агропарк каршында ел саен канунсыз кар ташу полигоны ясыйлар. Шәһәрдәге кар пычрак, реагентлы, чүпле. Язга ул эри һәм анда чүплек хасил була.
— Аның канунсыз икәнен нәрсәдән чыгып әйтәсез?
— Анда кар тапшырганда бары тик тере акча гына алалар, бернинди кәгазь дә бирелми. Йөк машинасының зурлыгына карап, 1000-1600 сум алырга мөмкиннәр. Тынычлык бистәсендә була торган Сабантуй мәйданы янында гына тагын бер полигон бар. Димәк, язга анда да чүплек булачак. Борисково ягында Динар Мостафин җитәкчелек итә торган канунсыз полигон бар, анда ерганаклы урынны төзелеш чүбе белән күмәләр, кыш көне кар ташлыйлар. Киләчәктә шул күмелгән ярда йортлар үсеп чыгар, мөгаен. Күп андый полигоннар. Барысында да кулга тере акча гына алып эшләп яталар. Күрәсең, шәһәр хакимиятендә үз кешеләре бардыр яки шул хакимияттә утыручылар үзләре үк ясаган бизнестыр, мин моңа башка аңлатма таба алмыйм. Югыйсә, экологлар ярны чүп белән күмүгә, чүпле карны Сабантуй мәйданы янына илтеп аударуга игътибар итәр иде.
— Боларны сөйләгәннән соң ул полигоннар юк ителер дип борчылмыйсызмы?
Кар эретү станцияләре карны эшкәртеп бетерә алмый, куате җитми, ә карны каядыр чыгарырга кирәк.
— Юк, чөнки алар барыбер булачак. Бер урында ябылса, икенче җирдә ачылачак. Кар эретү станцияләре карны эшкәртеп бетерә алмый, куате җитми, ә карны каядыр чыгарырга кирәк. Шәһәр хакимияте үзе үк шундый полигоннар ясап, экологлар аңа күз йомарга мәҗбүр булачак. Шулай булмаса, Казан кар астында калачак.
— Казан хакимияте шәһәрдән бер тәүлектә 12 мең тонна кар чыгарылды дигән саннар белән уртаклашты...
— Бу сан дөрестер дип уйламыйм. Машина саны белән исәплиләр дисәң дә, ул дөреслеккә якын була алмый. Кар эретү станцияләре аның кадәр карны эшкәртеп бетерергә сәләтсез, димәк, шәһәр хакимияте биргән мәгълүматны укучыда алар аны кая чыгарган дигән сорау туарга тиештер. Алар – канунсыз полигоннарда.
— Моны булдырмау өчен нинди чаралар күрергә мөмкин?
— Беренче чиратта, кар эретү станцияләрендәге кар кабул итү бәяләрен киметергә кирәк. Ул станцияләрнең җитмәве билгеле икән, канунсыз полигоннарны да рәсмиләштерергә кирәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум