Кайнар хәбәр

Чаллыда юлларны кардан чистартуга гадәттәгедән ике тапкыр күбрәк акча тотачаклар

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Шәһәр казнасыннан, муниципаль бюджеттан ике тапкыр күбрәк акча тотылачак. Аңлашыла инде: без кайдадыр нәрсәнедер эшләп бетерә, кайдадыр, бәлки, төзекләндерә яки төзи алмаячакбыз. Әмма кар чистарту монда һәм хәзер кирәк", дигән шәһәр мэры. Шәһәрне бер атнада кардан арындырмакчылар.

Узган яллардагы бураннан соң хакимиятләр Чаллы юлларын чистартуга ике тапкыр күбрәк акча тотачак. Карны чистартуга өстәмә рәвештә 100-200 үзбушаткыч (самосвал) җәлеп ителәчәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтте, дип яза "Бизнес Online".

"Кеше иң күп дигәндә 15-16 сәгать эшли ала. 8 сәгать һичшиксез ял итәргә тиеш. Шуңа карамастан бу иң кызу чакта эшләргә коммуналь техника, машина техникасыннан куәтле төркем төзедек. Бу икеләтә чыгым булуын аңлыйбыз. Шәһәр казнасыннан, муниципаль бюджеттан ике тапкыр күбрәк акча тотылачак. Аңлашыла инде: без кайдадыр нәрсәнедер эшләп бетерә, кайдадыр, бәлки, төзекләндерә яки төзи алмаячакбыз. Әмма кар чистарту монда һәм хәзер кирәк", дигән ул.

Башкарма комитет җитәкчесе Илья Зуев исә биш көн эчендә Чаллыда бер айлык кар явуын әйткән. 19-21 гыйнварда юллардан 50,7 шакмак метр кар чыгарылган.

"Яхшы эшләдек, шәһәр юлларында да, җәмәгать транспортында да коллапс чыгуына юл куймадык. Әмма хәзер бу атна эчендә кар көртләрен юк итәргә кирәк. Шәһәрне каплаган бу кар юрганын бер мизгелдә генә алып ташлау мөмкин түгел", дигән Зуев.

Шул ук вакытта Казан юлларын кардан чистарту өчен 2 атналап вакыт кирәк булачагы хәбәр ителгән иде. Беренче чиратта, магистраль һәм икенчел юлларны, квартал эчендәге юлларны, җир асты һәм җир өсте юл күчешләре, тротуарлар һәм тукталышларны чистарту күздә тотыла

  • Соңгы көннәрдә Татарстанда кар күпләп яуды. Бу соңгы 5 елда иң күп кар яву күренеше булды.
  • Атна башында Татарстанда бер атнага якын дәвам иткән буран, ниһаять, тынды. 1986 елда да Казанда ишеп-ишеп кар яуган була. Азатлык ул көннәрдә төшерелгән хрониканы хәзерге кадрлар белән чагыштырды.
  • Татарстандагы һава торышы тормышның һәр өлкәсенә үзгәрешләр кертте. Бакчага балаларын илтеп җиткерә алмаганга, күп ата-аналар эшкә бармый калырга мәҗбүр булды. Казан янәшәсендәге бистәләрдә генә түгел, шәһәр эчендә дә юлларны ачып җитешә алмадылар. Йөртүче-экспедиторлар әйтүенчә, юлларга кар салу сәбәпле, Казан кибетләренә тауарлар күпкә соңга калды яки бөтенләй кичектерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

​
XS
SM
MD
LG