Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшче кулларга кытлык вазгыятендә Русия ширкәтләре балигъ булмаган балаларны эшкә ала


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 елда Русиядә эш бирүчеләр 14 яшьтән алып үсмерләр өчен 42 меңнән артык эш игъланы элгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек күбрәк. Балаларны ешрак курьер, промоутер, сатучы һәм кассада торучы итеп эшкә алырга телиләр. Русия ширкәтләренең 86 процентына  эшчеләр җитми.

Эшче куллар җитмәү сәбәпле, эш бирүчеләр үсмерләрнең хезмәтеннән ешрак файдалана башлаган. 2023 елда Русиядә эш бирүчеләр 14 яшьтән алып үсмерләр өчен 42 меңнән артык эш игъланы элгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек күбрәк, ул чакта шундый 14,5 мең игълан булган. Бу хакта HeadHunter сервисы белешмәләренә таянып "Ведомости" яза.

Балаларны ешрак курьер, промоутер, сатучы һәм кассада торучылар итеп эшкә алырга телиләр. Иң күп эш игъланнары сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә диелә.

Superjob, Ozon, "Ашан", "Вкусно — и точка" кебек ширкәтләр дә балигъ булмаучыларны еш эшкә яллый башлавын раслаган. Superjob вәкиле әйтүенчә, балаларны эшкә алырга әзер булучылар ешрак урта һөнәри белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итә һәм үсмерләрне шуннан җыя.

Мәскәүнең Украинага каршы сугыш алып баруы, мобилизация һәм киңкүләм мөһаҗирлек вазгыятендә Русия ширкәтләренең 86 процентына эшчеләр җитми, диелә Superjob сораштыруы нәтиҗәләрендә.

  • Эшчеләрнең җитмәве турында Татарстан һәм Башкортстанда соңгы вакытта аеруча күп сөйли башладылар.
  • Әйтик, Казанда ишек алларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк булуы әйтелде, 2,7 мең кеше генә җыелган диделәр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә моның кадәр урам җыештыручыны табу "мөмкин эш түгел".
  • Казаннның юл оешмаларына да эшчеләр җитми. Шуңа күрә эшне кизү алмашып оештыралар, ә кышкы чорда юлларны карап торуга башка объектлардан белгечләр җәлеп итәләр.
  • Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казанда эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы "шатлык түгел, борчу" уята диде.
  • Башкортстанда машинистлар, операторлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, металл кыручылар, слесарьлар һәм станок көйләүчеләр җитми. Түрәләр һәр атна саен киңәшмәләрдә эшче көчләр җитмәве турында сөйли. Эш эзләү сервислары вакансияләр белән тулы. Шул ук вакытта Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе иң аз күрсәткечләрдә.
  • Күптән түгел Башкортстан Дәүләт җыены депутаты Салават Харасов югары уку йортлары "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли, ә оешмаларга эшче куллар кирәк, дип белдерде. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов та хезмәт базарында югары белемле белгечләр күбрәк, ә республикага эшчеләр кирәк ди.
  • Икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять. Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм "моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе" – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG