Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надеждин сайлауда катнашу өчен 100 меңнән артык имза җыйган. Имза җыюны дәвам итәләр


Борис Надеждин (уртада)
Борис Надеждин (уртада)

Надеждин кимендә 150 мең булганчыга кадәр имза җыюларның дәвам итәчәген әйтте. Теркәлү өчен аңа Үзәк сайлау комиссиясенә кимендә 40 төбәктән 105 мең имза тапшыру да җитә. Әмма имзалар санының күбрәк булуы Үзәк сайлау комиссиясенең бәйләнергә, аларны "ялган" дип әйтергә форсаты булмасын өчен  кирәк.

Русия президенты вазифасына намзәт Борис Надеждин сайлауда катнаша алу өчен үзен хуплаучылардан 100 мең имза җыйган. Имза җыюны дәвам итәләр.

Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый.

Хәзерге вакытта аңа 60 яшь, сәясәттәге юлын ул 1990нчы елларда башлый. 2000нче елларда "Уң көчләр берлеге" ("Союз правых сил") фиркасеннән Русия думасы депутаты була.

Элегрәк Русиянең оппозиционер сәясәтчеләре: Максим Кац, Михаил Ходорковский һәм Алексей Навальный тарафдарлары Надеждинның сайлауга баруын хупларга чакырды. Шуннан соң Русия һәм чит ил шәһәрләрендә Надеждин өчен имзалар җыю нокталарында чиратлар җыелды.

Чит илләрдә яшәүче Русия ватандашлары да Борис Надеждинны хуплап имзалар җыя. Төркиянең Истанбул, Анталья, Алания, Измир, Мерсин, Фәтхия шәһәрләрендә имза җыю нокталары оештырылган. Истанбулның үзендә ирекмәннәр өч җирдә – Азия якасындагы Кадыкөй районында, Европа якасындагы Бәйликдүзү һәм Левент районнарында имза җыю үзәге оештырган. Моның өчен сәүдә үзәкләре, Starbucks каһвәханәләре кулланыла.

Надеждин кимендә 150 мең булганчыга кадәр имза җыюларның дәвам итәчәген игълан итте. Теркәлү өчен аңа Үзәк сайлау комиссиясенә кимендә 40 төбәктән 105 мең имза тапшыру да җитә. Әмма имзалар санының күбрәк булуы Русия Үзәк сайлау комиссиясенең бәйләнергә форсаты булмасын, аларны "ялган" дип әйтә алмасын өчен кирәк.

Имзалар җыю 31 гыйнварда тәмамланачак. Үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрне теркәү турында 10 февральдән дә соңга калмыйча хәбәр итәчәк. Хәзерге вакытта президент вазифасына үзләрен хуплаучылардан имза җыю рөхсәт ителгән яки парламент фиркаләре тәкъдим иткән (андыйларга имза җыю кирәкми) 11 намзәт дәгъва итә.

Күптән түгел Русия президенты сайлавына намзәт булып баручы Борис Надеждин Казанда үз тарафдарлары белән очрашты. Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар.

Аның сүзләренә караганда, мең ел яшәгән татар теле алга таба да шуның кадәр яшәячәк, чөнки татарлар зур халык. Ул татарларның аерым европа халыкларыннан — словак, черногор милләтеннән дә зуррак булуын искәртте. Шул ук вакытта Татарстанда милли активистларның эзәрлекләнүен дә ассызыклады. Надеждин төбәкләргә күбрәк хокук бирелсә, мондый проблем булмас иде дип саный.

Аныңча, мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш", диде һәм зал аны алкышларга күмде.

Шул ук вакытта Надеждинның Казандагы штабы Telegram-каналын ике телдә: урысча һәм татарча алып бара, татарча язмаларга сылтамалар куела.

  • Русия президенты сайлавы 15-17 мартта узачак. Әлегә сайлау кампаниясендә 11 кеше катнаша. Борис Надеждин бүгенгә сугышка каршы булучы бердән-бер намзәт. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъда итә.
  • Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.
  • 2023 елның 23 декабрендә Русия үзәк сайлау комиссиясе журналист Екатерина Дунцованы Русия президентын сайлауда катнашуга кертмәде. Ул да сугышны туктатырга, сәяси тоткыннарны азат итәргә, демократик реформалар ясарга чакырган иде.
  • 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
  • "Медуза" мәгълүматынча, Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.
  • Путинның президент кампаниясенә туры китереп Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр уздырачаклары" да әйтелде.
  • Шулай ук 2024 елгы сайлау алды кампаниясендә Кремль Украинага каршы сугышны "арткы планда" калдырачак диелде. Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шуңа күрә "тышкы сәясәткә" күбрәк игътибар итәчәкләр.
  • Путин намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хуплап чыкты.
  • Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG