Башкортстан бала хокуклары вәкиле Ольга Панчихина бер елда мәктәптәге низаглы хәлләр уңаеннан аңа 115 тапкыр мөрәҗәгать итүләрен сөйләгән. Бу хакта UTV хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, иң күп зарлар Уфадан килгән.
"Кайдадыр буллинг белән бәйле, кайдадыр балалар, ата-аналар һәм укытучылар арасындагы низагларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр булды. Бу бик җитди тема. Һәр очракны аерым тикшерәбез. Иң мөһиме — бөтен якларны да тыңлыйбыз. Кайбер низаглар исә бөтенләй башланмаган да була алыр иде, аларны өлкән сыйныф укучылары ярдәмендә дә җайга салырга мөмкин булган", дигән Панчихина.
Аның фикеренчә, әгәр һәр мәктәптә медиация хезмәте эшләсә, бу проблемны хәл итеп булыр иде.
Былтыр ноябрьдә Башкортстан Корылтаенда мәктәпләрдә мыскыл итү проблемы турында фикер алышканнар иде.
Башкортстан мәгариф һәм фән министры Инесса Косолапова 123 мең укучы арасында сораштыру уздыруларын әйтте, аларда укучыларның 37 проценты буллинг белән очрашырга туры килүен, 11 проценты исә буллинг корбаны булуын әйткән. Каныгуларның 26 проценты - кимсетү, 16 проценты - түбәнсетү, сигез проценты - кибербуллинг булган.
- Русия думасының Башкортстаннан сайланган депутаты Эльвира Аиткулова хәзерге вакытта канунда каныгу һәм буллингка билгеләмә юк, дигән иде. Ул Думада буллинг фактларын яшереп калган өчен административ җәза кертү турында фикер алышуларын җиткерде.
- Былтыр 5 апрельдә Башкортстанның Иглин районы Иглин авылы мәктәбендә бер кыз классташларына пычак белән һөҗүм итте. Аңа 14 яшь, ул бер кызның кулын, икенчесенең муеныны яралаган диелде. Яраланучыларны хастаханәгә алып киттеләр.
- Һөҗүмнең сәбәпләре турында әйтелмәде. Куәт оешмалары хәбәрләрен биреп баручы Mash.Batash телеграм каналы кызга классташлары ягыннан басым, буллинг булган дип язды.
- Татарстанда да балаларның ышаныч телефонына шалтырату очраклары арткан — нигездә укучылар буллингка һәм сыйныфташлары арасындагы үзара мөнәсәбәткә зарлана.
- Азатлыкта "Татарча подкаст 2" чыгарылышында мәктәпләрдәге буллинг күренеше турында сөйләшкәннәр иде. Баланың мәктәптә кыерсытылуын ничек аңлап була? Кем ул агрессор? Ник җәмгыять буллинг корбанының газапларына битараф? Журналитлар һәм Казаннан гаилә психологы Самат Хәбибуллин белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум