Русия думасы "Экстремист эшчәнлеккә каршы көрәш турындагы" федераль канунның 13нче маддәсенә кертелгән, дини әдәбиятны ничек хөкем итү турындагы төзәтмәләрне кабул иткән. Канун өлгесен Думага Татарстанның Лаеш районында булган хәлдән соң Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тәкъдиме белән Чечня парламенты керткән иде.
Хәзер дини басманы экстремист дип тану турындагы эшне караганда җавап тотучылар буларак хокукларга ия затларны, нәшерләрне, әсәрләрнең яки тәрҗемәләрнең авторларын җәлеп итәчәкләр. Шулай ук мондый эшләрне "бөтен яклап һәм объектив карауга" ярдәм итсен өчен "Үзәкләштерелгән дини оешма вәкиле, дин белгече" җәлеп ителәчәк.
Моннан тыш теге яки бу материалны экстремист дип табу карарын бары тик төбәкләрнең Югары мәхкәмәләре генә чыгара алачак. Мондый дәгъваларны район мәхкәмәләрендә бүтән карамаячаклар.
Рамзан Кадыров әйтүенчә, мәхкәмәләр еш кына халык байлыгы, тарихи, мәдәни, дини байлык булган материалларны экстремист дип таныган.
"Без моны 2022 һәм 2015 елларда да күрдек. Компетентсыз белгечләр һәм бер яклылык бик мөһим ислам материалларының "экстремист" дип табылуына китерде", диде ул. Кадыров дини характердагы мәгълүмати материалларны экстремист дип табу турындагы эшләрне Русия төбәкләренең югары мәхкәмәләре караса, бу гаделрәк һәм объективрак карар чыгуга булышачак, дип фикер белдерә.
- Канун өлгесе Лаеш районы мәхкәмәсе чыгарган карар белән бәйле низагтан соң барлыкка килде.
- 2021 ел ахырында Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари" җыентыгын – Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен экстремист дип тыйды. 2022 елның 5 июлендә Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны хуплады. Әлеге китаплар 2017 елны Казан һава аланында Руслан Хәйретдиновтан алынган иде. Алар шикле әдәбият дип экспертизага җибәрелде. Идел буе районы транспорт прокуратурасы бу басмаларны тыюны таләп итеп шикаять бирде.
- Шуннан соң Русия юстиция министрлыгы "Сәхих әл-Бохари"ны экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертте. Исемлеккә 2007 елгы "Умма" нәшрияты чыгарган Имам Әбү әл-Аббас Әхмәт бин Абд әл Латыйф аз-Зубайди төзегән, Абдулла Нирша тәрҗемә иткән урыс телендәге 5нче төзәтелгән басма кертелгән диелде.
- Элегрәк адвокат Марат Ашимов ислам әдәбияты тыелуда халыкның битараф булуы гаепле дип сөйләде. Аның сүзләренчә, мөселманнарның, дин вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең тик торуы шундый хәлләргә китерә.
- "Әл-Бохари" хезмәтен тыю мөселман җәмәгатьчелегендә бәхәсләр уятты. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин монда мәхкәмәләр түгел, дини әдәбиятка экспертиза ясаучы тиешле әзерлеге булмаган белгечләр гаепле дип әйтте. Мөфти Русиякүләм дини белгечләр оешмасы булдырырга тәкъдим итте.
- "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Камил Сәмигуллин тәкъдиме ислам әдәбиятын тыюны камилләштерергә юл ача дип белдерде.
- Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мәхкәмәләре карарын хөкем итеп чыкты һәм бу шау-шу тудырды. Ул шул вакытта вазифадан китәргә җыенуын да әйтте, кайбер мөселманнар моны ислам китапларын тыюга канәгатьсезлек белдерү сәбәпле китә дип кабул итте. Китапны Лаеш мәхкәмәсе тыю сәбәпле, Татарстан мөселманнар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды, басманы яклап чыккан Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка рәхмәт сүзләре әйтелде.
- Былтыр 19 апрельдә Самар мәхкәмәсе "Сәхих әл-Бохари" җыентыгын тыю карарын үз көченнән чыгарды һәм бу эшне кире Лаеш районы мәхкәмәсенә юллады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум