Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятләре халык протестларыннан соң республикада алтын чыгаруны вакытлыча тыеп тора


ашкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены. Апрель, 2023
ашкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены. Апрель, 2023

Алтын табучы оешмаларга яңа лицензияләрне 2030 елга кадәр бирми торачаклар.

Башкортстанда яшәүчеләрнең каршылык белдерүеннән соң хакимиятләр республикада алтын чыгаруны вакытлыча тыеп тора. Алтын табучы оешмаларга яңа лицензияләрне 2030 елга кадәр бирми торачаклар. Ә "инде эшли башлаган" оешмаларны хакимиятләр "тәртипкә китермәкче".

Алар бу өлкәдә ике проблемны аерып күрсәтә: беренчедән, алтын табучылар кулланылган җирләрне торгызмаган, икенчедән җир асты байлыкларын куллану өчен лицензияләр бирелгәндә җирле халыкның мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган.

"Бүтән кешеләр сәүдәгә корылган оешмалар белән бергә бер калмаячак. Нык торачакбыз, Башкортстан мәнфәгатьләрен тыныч һәм ышанычлы итеп яклаячакбыз", дип яза үзенең Telegram-каналында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

Гыйнварда Баймакта һәм Уфада активист Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карары белән бәйле киңкүләм каршылык чаралары үтте.

Алсыновны районда алтын чыгаручыларга каршы халык җыенында әйткән сүзләре өчен хөкем иттеләр. Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районын Ишморза авылында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан.

"Кайбер сүзләремдә "криминал" тапканнар. Аерым алганда, безнең егетләр Украинада сугышкан чакта монда — Башкортстанда аларның җирләрен тартып алалар дигән идем. Шулай ук аларга республикага килеп, шул исәптән файдалы казылмаларны канунсыз чыгару белән шөгыльләнгән мигрантлар турындагы сүзләрем дә ошамаган, дип аңлатты Алсынов.

  • Былтыр 28 апрельдә узган ул җыенга меңнән артык кеше килгән иде.
  • "Кешеләр көтүлекләрен һәм печәнлекләрен югалтырбыз дип курка. Һәр хуҗалыкта диярлек берничә баш сыер, ат башка терлек бар. Бу шулай ук торак йортларга һәм башка биналарга да зыян салырга мөмкин, чөнки эзләү эшләре шартлату юлы белән дә алып барыла. Баймакта һәм башка районнарның моңа кадәр кайбер авыллар инде алтын табучыларның башбаштаклыклары белән очрашканы бар. Халын анда көтүлекләрен, сулыкларын югалтты - әлеге ширкәтләр үзләреннән соң чокырлар гына, "ай ландшафты" гына калдыра. Шуңа күрә халык күтәрелде дә инде", дип сөйләде "СтопКроношпан" хәрәкәте активисты Ирина Курели.
  • Былтыр Башкортстанда файдалы казылмалар чыгарулары белән бәйле халык җыеннары еш оештырылды.
  • Баймак районында, Темәс авылында да алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.
  • Җәен Хәйбулла районының Подольски авылы белән бәйле низаг куера башлады. Анда яшәүче меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG