Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ят агентлар"га салынган штрафлар күләме бер миллиард сумнан арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Штрафларның күбесе Азатлык радиосы һәм аның Русиядәге бүлеге мөдире Андрей Шарыйга бирелгән.

Роскомнадзорның "ят агентлар" исемлегендә булганнарга чыгарган материалларына махсус тамга куймаулары өчен салган штрафларның күләме 1 миллиард 17 миллион сумнан артып киткән.

Роскомнадзорда искәртүләренчә, штрафларның күбесе Азатлык радиосына һәм аның Русиядәге бүлегсе мөдире Андрей Шарыйга бирелгән: 2021 елдан башлап мәхкәмәләр аларга барлыгы 988,5 миллион сумлык штраф салган.

Моннан тыш, "теләнмәгән оешмаларның" 4,2 меңнән артык сайты һәм материалы томаланды, диде Роскомнадзорның электрон коммуникацияләр өлкәсендә контроль һәм күзәтү идарәсе җитәкчесе Евгения Зайцева.

  • Моңарчы 2023 елның икенче чирегендә Роскомнадзорның Украинадагы сугыш турындагы 26 меңнән артык интернет-сәхифәне томалавы хәбәр ителде – бу балалар порнографиясе, үз-үзеңә кул салу һәм наркотиклар пропагандасы белән бәйле сәхифәләрдән дә күбрәк.
  • Шулай ук җәй ахырыннан ике тапкыр штраф алган "ят агентлар" саны кисәк арткан. Бер үк кешегә бер ел эчендә өченче шундый беркетмә төзелсә, бу аңа каршы "ят агент" бурычларын үтәүдән качу маддәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Аның нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. "Ят агент" тамгасының булмавы - административ эшләр ачу өчен иң еш кулланылган сәбәп булып торган.
  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG