Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Казанның Мәрҗани мәчете төзекләндереләчәк


Соңгы тапкыр мәчет 2004-2007 елларда төзекләндерелгән.

2024 елда Казанның Мәрҗани мәчетендә масштаблы реставрация үткәреләчәк. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә. Дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза моңа уңай бәяләмәсен биргән.

Хәзерге вакытта авариягә каршы эшләр башкарыла. Эшчеләр мәчет бинасының нигезен һәм манараны ныгыту, дивар ярыкларын каплау, түбәне төзекләндерү белән мәшгуль диелгән.

Алга таба мәчетнең тышкы диварын тарихи кыяфәтенә кайтарырга, моның өчен декор, кәрнизләрне һәм саклагыч япмаларны торгызырга телиләр.

Мәрҗани мәчетенең икенче катында тәрәзәләр дә тарихи кыяфәтенә кайтарылачак, диелә. Тәрәзә блокларының өске өлеше беренчел вакыттагы кебек сары, яшел һәм зәңгәр пыялалар белән, тәрәзә капкачлары алты өлешкә бүленеп ясалачак.

Мәчетнең манаралары һәм интерьерларын әйләндереп алган тимер галереяләрне дә реставрацияләү каралган.

Моннан тыш, мәчет ишегалдын төзекләндерергә җыеналар. Аерым алганда, таш койма һәм дүрт янкорма тәртипкә китереләчәк.

2022 елның октябрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани мәчетен төзекләндерергә кушты. Ул вакытта мәчетнең имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин гыйбадәтханә янында элек ике катлы табышлы йорт булган, ләкин юкка чыккан, аны торгызу күздә тотыла дип белдергән иде. Әмма рәсмиләр яңа биналар Казан шәһәренең төзелешенә туры килми дип бу проектны хупламады.

Узган ел ахырында мәчетне төзекләндерүгә Татарстан бюджетыннан 94 млн сум бүленгән иде.

Моңа кадәр Казанда Әҗем, Иске таш мәчете төзекләндерелде. Быел Кабан арты мәчете дә дәүләт тарафыннан төзекләндерелә башлаячак диелде.

2023 елның көзендә Казанның Борнай мәчетендә финанслар җитмәү сәбәпле төзекләндерү эшләре туктатылды. Башка тарихи мәчетләр белән чагыштырганда, Борнайда реставрация эшләренә дәүләт финанслар бүлеп бирмәде.

Әл-Мәрҗани мәчете — 1766-1770 елларда Екатерина II (Әби патша) рөхсәте белән халык акчасына салынган гыйбадәтханә. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң төзелгән беренче таш мәчет. Совет чорында ул үз эшен туктатмаган бердәнбер мәчет булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG