Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Әр-Рәхим" мәчете төзелешенә ике елда 1,7 млрд сум бирәчәкләр


Төзелеп килүче "Әр-Рәхим" мәчете, архив фотосы
Төзелеп килүче "Әр-Рәхим" мәчете, архив фотосы

Быел төзелешкә 700 млн сум бирмәкче булалар, 2025 елда исә - 1 млрд сум. Шул ук вакытта төзелеш эшләренең кайчан төгәлләнәсе әйтелми. Элегрәк Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин  аны төзеп бетерүгә 3 млрд сум кирәк, "адекват финанслау" булганда 2027-2028 елларга ачылырга мөмкин, дип белдергән иде.

Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерүгә ике ел эчендә 1,7 млрд сум бирү ниятләнә. Бу хакта "Дөнья башкортлар корылтае" вәкилләре белән очрашуда Башкортстан башлыгы әйтте, дип җиткерә "Коммерсантъ".

Радий Хәбиров бу акчаларның каян алыначагын әйтмәгән, әмма беренче 250 млн сумын "инде таптык та" дигән.

Быел төзелешкә 700 млн сум бирмәкче булалар, 2025 елда исә - 1 млрд сум.

Бинаны тышлау өчен гранит эзлиләр, ике ел эчендә эчке ягын да, тышкы ягын да эшләп бетермәкче булалар.

Шул ук вакытта төзелеш эшләренең кайчан төгәлләнәсе әйтелми.

Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү эшләре 2024 елның язында башланачак, дип ышандырганнар иде. Әмма Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин аны төзеп бетерүгә 3 млрд сум кирәк, дип әйтте. Уфаның Салават Юлаев проспектындагы бу мәчет "адекват финанслау" булганда 2027-2028 елларга ачылырга мөмкин, дип тә белдерде.

"Вакытларын берничек тә фаразлап булмый. Тыйнак исәпләүләр белән генә дә хәзерге вакытта төзелешне төгәлләүгә өч миллиард сум кирәк. Өч миллиард сумны табу һәм аны иркенләп мәчеткә тоту авыррак. Хәтта бу өч миллиардны тапсак та, төзелешкә кертсәк тә, мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәген фаразлый алмыйбыз. Адекват финанслау булса, кимендә дүрт ел үтәр, 2027-2028 еллар булыр", дигән иде Биргалин.

  • "Әр-Рәхим" мәчете - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 2023 елның 13 мартында Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.
  • Былтыр 18 августта "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетенең көчле җилдә җимерелеп төшкән манарасын куйганнар иде. Җимерелгән гөмбәзне төзәтү өчен Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Волгодански шәһәреннән бер ширкәт белән килешү төзегән дип хәбәр ителде.
  • "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Төзелеп беткән вакытында ул Русиянең иң зур мәчете булырга тиеш иде. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Ләкин Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
  • Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил Хисаметдинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерергә булышуын сораган иде. Ул дини эшләрдә "ярдәм сорау оят түгел" диде һәм татарлар белән башкортларның "гасырлар дәвамында дин ягыннан кардәшләр булуын" искәртте.
  • Уфада төзелеп бетмәгән мәчет мәсьәләсе турында Башкортстан хакимиятләренә даими хәтерләтеп торалар. Әйтик, 2022 елдаУфа мэры Ратмир Мәүлиевтан мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге турында сораштылар. "Мин дә сезнең белән бу мәсьәләдә борчылам. Икенче мәсьәлә: мин нишли алам, сез нишли аласыз? Бу проектны башлаган кеше аны төзеп бетерүгә үз көчен куярга тиеш. Инвесторлар эзләргә кирәк, без ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме - башка мондый төзелеп бетмәгән объектлар булмаска тиеш", дигән иде ул.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде. "Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", дигән иде ул.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG