Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда татарстаннар 1,5 тапкырга күбрәк кредит алган


Кредитның уртача суммасы — 383 мең сум.

2023 елда Татарстанда яшәүчеләр 1,89 млн яңа кредит алган. 2022 ел белән чагыштырганда Татарстанда бирелгән кредитлар 42 процентка арткан. Ул вакытта 1,33 млн кредит алынган булган. Бу хакта Берләшкән кредит бюросының еллык хисабында әйтелә. Бу күрсәткеч белән Татарстан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербур, Краснодар крае һәм Свердлау өлкәсеннән генә калыша.

Узган ел кредитларның суммасы 722,3 млрд сумга җиткән. Бу 2022 елдан 62 процентка күбрәк.

Кредитның уртача суммасы 383 мең сум булган. Бер ел эчендә ул 14 процентка үскән.

Бирелгән кредитларның 46 процентын ипотека алып тора, гади кредитлар — 33 процент, кредит карталары — 15 процент, автокредит — 4 процент тәшкил иткән.

2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда алынган кредитлар 11 процентка, суммасы — 24 процентка кимегән иде.

Шул ук вакытта 2023 елда Русия ватандашлары займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" диеп 34,91 млн сумлык әҗәт алып торган. Болар 30 көнгә кадәр 30 мең сумга кадәр бирелә торган акчалар.

Русияләрнең микрокредит оешмаларга бурычлары бер ел эчендә 18 процентка арткан һәм 350 миллиард сумга җиткән, ул якынча дүрт миллиард доллар дигән сүз. Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала.

2023 елның ун аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 59,5 мең сумга җиткән.

Татарстанда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы аена 100 мең сум хезмәт хакын якынча 9,1 елдан соң гына ала башлаячак. Республика илдәге хезмәт хаклары үсеше исемлегендә 21нче урында тора. Башкортстанда хәлләр тагын да мөшкелрәк: бу исемлектә ул - 34 нче урында тора. Башкортстаннарның яртысы 100 мең сум хезмәт хакына 10,2 елдан соң гына өметләнә ала.

Элегрәк кредитлар белән бәйле бурычланучыларның иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча Татарстанда – 12,4 процентка. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG