Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мигрант балаларын һәм чит ил студентларын тикшереп торачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушкан. Түрәләр чит ил ватандашларының балалары ничек укуын, аларның урыс телен никадәр белүен һәм "иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә җәлеп ителүләрен" күзәтеп торырга тиеш булачак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың шәһәр һәм район башлыклары белән берлектә мигрантларның мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм көллиятләрдә "тәрбияләнүче һәм укучы балаларының статистик хисабын" алып барачак.

Моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушкан, дип яза "Коммерсантъ".

Түрәләр чит ил ватандашларының балалары ничек укуын, аларның урыс телен никадәр белүен һәм "иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә җәлеп ителүләрен" күзәтеп торырга тиеш булачак.

Чит ил студентларын контрольдә тоту да артачак. Татарстан югары уку йортлары ректорларына укырга керү өчен сынау биргән чакта чит ил ватандашларына урыс телен белү дәрәҗәсенә "таләпләрне арттырырга" тәкъдим ителә. Шулай ук укырга кергән чакта аларның бармак эзләрен алачаклар, уку йортлары белән эчке эшләр министрлыгының "белешмәләр белән алмашу мәгълүмати системы аша" кайларда йөрүләрен контроль итеп торачаклар.

Чит ил студентларын теркәлгән урыннарында гына яшәргә мәҗбүр итәчәкләр. Теркәлгән урыннарын алмаштырсалар, алар моны шундук югары уку йорты җитәкчелегенә хәбәр итәргә тиеш булачак.

Шулай ук беренче курста укучы чит ил ватандашларына "Русиядә милли-мәдәния оешмаларның эшләве, ил кануннары нормалары, Русия мәдәнияте традицияләре һәм үзенчәлекләре, Русия җәмгыятендәге кагыйдәләр белән һәм үз-үзеңне тоту тәртибе белән таныштыру лекцияләре" уздырмакчылар.

Татарстанның бөтен югары уку йортларында да чит ил студентлары белән эшли торган кураторлар барлыкка киләчәк.

  • 2023 ел ахырында Татарстанда "миграция" эшләрен тикшерүче яңа махсус бүлекчә төзелде.
  • Быел гыйнварда Путин Русия армиясе белән контракт төзегән чит ил кешеләренә Русия ватандашлыгы бирү турында фәрман имзалады.
  • Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русия төбәкләрендә даими рәвештә мигрантларны аулау башкарыла. Кулга алынганнан соң күбесенә хәрби комиссариатларга повесткалар тапшырыла. Аларның бер өлеше хәрби контрактка алмашка аларга "тиз арада" Русия ватандашлыгын бирергә вәгъдә итүләре турында сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG