Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Рөстәм Мөлековны азат итүдән баш тарткан, моны колония сораган иде


Рөстәм Мөлеков
Рөстәм Мөлеков

Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид. Аны Пермь краеның 29нчы төзәтү колониясенә күчерделәр, атнасына өч тапкыр сакчылар һәм төрмә табибы озатуында ашыгыч ярдәм машинасы белән сивил хастаханәгә гемодиализга алып баралар, бу вакытта бөтен колония табибсыз кала.

Пермь мәхкәмәсе Лилия Чанышевага ачылган җинаять эшендә гаепләнүче тагын бер активист - Рөстәм Мөлековны азат итүдән баш тарткан. Аны азат итүне колония үзе таләп иткән иде, дип җиткерә "Пермь 36,6".

Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк. Аны Пермь краеның 29нчы төзәтү колониясенә күчерделәр, атнасына өч тапкыр сакчылар һәм төрмә табибы озатуында ашыгыч ярдәм машинасы белән сивил хастаханәгә гемодиализга алып баралар, бу вакытта бөтен колония табибсыз кала.

Колония сәламәтлеге начар булу сәбәпле активистны азат итүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. 18 декабрьдә, Уфаның Ленин район мәхкәмәсе Мөлековны авыр авыруы сәбәпле җәзасын үтәүдән азат итүдән баш тартты.
Бүген, 9 февральдә край мәхкәмәсендә утырыш булды, тик ул да активистны азат итүдән баш тартты.

  • 2021 елның көзендә Рөстәм Мөлековка һәм Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага җинаять эше ачылды.
  • 2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны РФ Җинаять кодексының 282.1 маддәсе 2 өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG