Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимияте Баймак протестыннан соң эзәрлекләнүчеләрнең “хокукын яклау” өчен эшче төркем төзегән


Баймактагы протест. 2024 елның гыйнвары
Баймактагы протест. 2024 елның гыйнвары

Бүгенгә 150дән артык административ эш һәм 40лап җинаять эше ачылган.

Башкортстан рәсмиләре Баймактагы протест чараларында катнашуда гаепләнеп эзәрлекләнүчеләр өчен хокук яклау төркеме төзегән. Аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе белән республиканың кеше хокуклары шурасы тәкъдим иткән. Бу хакта шураның Telegram каналында әйтелә.

Эшче төркемгә адвокатлар, хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән. Алар бушлай юридик ярдәм күрсәтә диелә. Моның өчен тоткарланучыларның туганнары белән очрашулар үткәрелүе әйтелә. Рәсмиләр кайнар телефон линиясеннән дә мөрәҗәгатьләр кабул итә.

"Һәр очракны аерым хәл итәргә, кешеләргә кануннарга бәйле сорауларны аңлатырга, бу вакыйганың объектив сәбәпләрен ачыкларга һәм иң мөһиме — нәтиҗәсен киметергә ярдәм итәргә кирәк. Без Баймак районында барып кешеләр белән очрашу үткәрәчәкбез", дигән Башкортстанның кеше хокуклары шурасы рәисәсе, эшче төркем җитәкчесе Зөлфия Гайсина.

Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. 7 февральгә булган мәгълүматка күрә, инде 40лап кешегә җинаять эше ачылган.

6 февральдә Башкортстан мәхкәмәләре Баймактагы протест чаралары белән бәйле 152 административ эш каравын әйтте.

• 17 гыйнварда Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
• Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
• Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
• Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
• Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
• Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG