Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коми депутаты парламентта туган телдә чыгыш ясау хокукын таләп итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу канун өлгесен кертүгә Коми Дәүләт шурасы рәисе Сергей Усачёвның коми телендә сөйләргә омтылган КПРФ фракциясе депутатлары чыгышын даими бүлдереп килүе сәбәпче булган. Былтыр көз ул коми телендә чыгыш ясамакчы булган депутатка "Безнең монда колхоз түгел" дигән иде.

Коми республикасы Дәүләт шурасы депутаты Виктор Воробьёв парламентта коми телендә чыгыш ясарга рөхсәт итүче канун өлгесен тәкъдим иткән. Коми теле республикада урыс теле кебек үк дәүләт теле санала.

Депутатларга парламентта чыгыш ясау өчен 2 минут вакыт бирелә, тик сыйфатсыз һәм әкрен тәрҗемә аркасында, коми телендә чыгыш ясаучылар берни әйтергә өлгерми кала. Воробьёв коми телендәге чыгышларны тәрҗемә итү өчен киткән вакытны чыгыш ясау өчен бирелгән вакытка кертеп санамаска тәкъдим итә.

Бу канун өлгесен кертүгә Коми Дәүләт шурасы рәисе Сергей Усачёвның коми телендә сөйләргә омтылган КПРФ фракциясе депутатлары чыгышын даими бүлдереп килүе сәбәпче булган.

Усачёв берничә тапкыр коми телендә чыгыш ясаучыларны ярты сүздә бүлдереп, аларның микрофонын сүндереп куйды.

Мәсәлән, шундый хәл былтыр октябрь аенда булган иде.

Шура әгъзасы Елена Шумилованың хисабы турында фикер алышкан чакта һәр фракция вәкиле берешәр сорау бирергә тиеш иде. КПРФ депутаты Екатерина Дьячкова соравын коми телендә бирә башлагач, аны Дәүләт шурасы рәисе Сергей Усачёв бүлдерде. Ул "Безнең монда колхоз түгел" диде.

Канун өлгесен көн тәртибенә кертерләрме, монысы 15 февральдәге сессиядә билгеле булачак.

  • Русиянең берничә төбәгендә таралган коми теле Коми республикасында дәүләт теле булып тора һәм аны өйрәнү мәҗбүри - бу 2011 елгы канун чыгару актларында каралган. Коми телен төбәкнең бөтен мәктәпләрендә дә диярлек укыталар.
  • Бүгенге көндә Татарстанда да татар теле дәүләт теле булып саналса да, хөкүмәт киңәшмәләре тулысынча диярлек урыс телендә генә уза. Дәүләт шурасы утырышы татар теленә синхрон тәрҗемә белән үткәрелсә дә, комитет утырышлары, парламент тыңлаулары бер телдә генә алып барыла.
  • 2020 елда Татарстан президенты каршындагы "Татар теле һәм туган телләр комиссиясе" рәисе Марат Әхмәтов татар телен санламаган министрлар турында хисап Рөстәм Миңнехановка юлланачак, дип түрәләрне тәнкыйтьләп чыккан иде. Аның сүзләренчә, татар телендә чыгыш ясамаган министрларга карата административ ысул кулланырга кирәк.
  • Шул ук вакытта Татарстанда урыс теле өчен яңа комиссия төзеп, ә татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "Татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдыруны җәмәгатьчелек татар теле позициясен көчсезләндерү буларак күрде. Бу вазгыятьтә Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG