Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сәнәгатенә 11 мең эшче, инженер һәм технолог җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Хезмәткә яраклы халык азая, шул ук вакытта яртысыннан артыгы җитештерү өлкәсендә эшләми", диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры.

Татарстанга 11 меңнән артык эшче, инженер һәм технолог кирәк. Якындагы җиде елда республика сәнәгатенә 166 меңнән артык хезмәткәр әзерләргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык йомгаклау утырышында министр Олег Коробченко әйтте.

"Хезмәткә яраклы халык азая, шул ук вакытта яртысыннан артыгы җитештерү өлкәсендә эшләми", диде ул.

Аның әйтүенчә, хезмәткәрләр җитмәү проблемын хәл итү өчен, әйтик, чит ил ватандашларын, Русиянең башка төбәкләреннән яшьләрне җәлеп итәргә, тулай тораклар төзергә кирәк.

Бу икътисади яктан отышлы, чөнки сәнәгатьтә эшләүче бер хезмәткәр елына 1 млн салым түләүләре һәм 17 млн керем китерә, ди министр. Шул ук вакытта тулай торакта бер урын төзү нибары 1,5 млн сумга төшә, һәм ике елдан соң ук чыгымнар үзен каплый дип искәртте ул.

  • Татарстанда эшче көчләр, белгечләр җитми. Бу хакта рәсмиләр даими әйтеп тора. Эшсезлекнең түбән булуы да шуңа бәйле. Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
  • Татарстанда кадрлар кытлыгы турында күптән түгел республиканың Хезмәт министры Эльмира Зарипова да белдерде. Аның сүзләренә караганда, иң зур кытлык сәнәгать өлкәсендә күзәтелә. Бу тармакта 12 мең буш вакансия бар. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгына 5,1 мең, транспортка — 3,5 мең, сәламәтлек саклау тармагына — 2,4 мең, мәгариф — 1,6 мең кадр кирәк.
  • Эшче куллар җитмәү сәбәпле, эш бирүчеләр үсмерләрнең хезмәтеннән ешрак файдалана башлаган. 2023 елда Русиядә эш бирүчеләр 14 яшьтән алып үсмерләр өчен 42 меңнән артык эш игъланы элгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек күбрәк, ул чакта шундый 14,5 мең игълан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG