Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда пенсионерлар саны бер ел эчендә 15,7 мең кешегә кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елның декабрендә Татарстанда 1,111 миллион пенсионер булган, ә 2023 елның декабрендә 1,095 миллионга калган.

2023 ел ахырына Татарстанда бер миллионлап пенсионер булган. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15,7 мең кешегә кимрәк. Әлеге белешмәләрне Русия социаль фонды чыгарды.

2022 елның декабрендә Татарстанда 1,111 миллион пенсионер яшәгән, ә 2023 елның декабрендә - 1,095 миллион. Бер ел эчендә эшләүче пенсионерларның саны 2,1 меңгә арткан. Эшләмәүче пенсионерлар саны 17,8 мең кешегә кимегән.

Татарстанда пенсиянең уртача күләме бер ел эчендә 1154 сумга (6,3 процентка) арткан һәм 19 475 сумны тәшкил иткән. 2022 ел ахырында уртача пенсия 18320 сум булган.

Русия буйлап караганда бер ел эчендә пенсионерлар саны 700 мең кешегә кимегән. Хәзерге вакытта Русиядә 41,075 млн пенсионер яши. Моңа Украинаның басып алынган җирләрендә яшәүчеләр керми.

2022 ел белән чагыштырганда былтыр пенсионерларның саны өч тапкырга тизрәк кимегән, әмма 2021 елгы күрсәткечләрне уздыра алмаган, ул чакта лаеклы ялда булучылар 970 мең кешегә кимеде һәм бу 1990 елдан бирле иң зур күрсәткеч иде, дип искәртә РБК.

Монда сүз Русия социаль фондында исәптә торучы пенсионерлар турында бара: бу күрсәткечкә саклану министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы, тикшерү комитеты һәм башка куәт оешмалары системында пенсия алучылар кертелми.

  • Русияләр арасында 60 яшьтән өлкәнрәк булучылар төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә акчалары җитмәүне сөйли. Өлкәннәрнең 27 проценты ризык, өс һәм аяк киемнәре алырга мөмкинлегебез юк дигән.
  • Казанда яшәүчеләр хәзерге вакытта 47,1 мең сумны лаеклы пенсия дип саный. Шул ук вакытта Русиядә уртача пенсияләрнең күләме 18,5 мең сумны тәшкил итә. Бу Казан халкы теләгәннән уртача 2,5 тапкырга әзрәк. Уфада яшәүчеләргә лаеклы тормыш өчен 45900 сум пенсия кирәк.
  • Азатлыкка әңгәмәсендә Татарстан пенсионеры Гөлнирә Сәгыйтова пенсиясенең яртысы фатир түләүләренә китүен сөйләгән иде. "Әле бит дарулар да аласы бар. Ярый балалар ярдәм итә, үзем генә күтәрә алмас идем", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG