Казанда "Гражданская инициатива" фиркасе әгъзасы Евгений Марковка куәт оешмалары вәкилләре килгән. Бу хакта фирканең Татарстандагы бүлеге рәисе һәм Надеждинның Казандагы штабы башлыгы Дмитрий Румянцев хәбәр итте.
"Яңа гына безнең фиркадәшебез Евгений Марковка тентү белән куәт оешмалары вәкилләре бәреп керде. Алар Гарипов җитәкчелегендә Экстремизмга каршы үзәктән дип фаразлана", дип язды ул.
Әлегә тентүне ни сәбәпле үткәрүләре билгеле түгел.
SOTA белешмәләренә күрә, Марков Русиядәге президент сайлавына намзәт булып теркәлергә теләгән Надеждинның Казандагы штабында имзалар җыючы булып эшләгән.
Баязитов үзе мәхкәмәдә аңлатуынча, аның үз сүзләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү нияте булмаган. Эшкуар сүзләренчә, аның видеога язылган сүзләре шәхси сөйләшүдә әйтелгән һәм аның ризалыгын алмыйча яздырылган, ул бу роликны чыгаруга ризалыгын бирмәгән. Ләкин ул бу видеоны кем төшергәнен һәм интернетка кем чыгарганын аңлата алмаган.
Кичә, 15 февральдә Русия Югары мәхкәмәсе Надеждинның имзалар белән бәйле тапшырган ике дәгъвасын кире какты. Элегрәк ул Үзәк сайлау комиссиясенең үзен Русия президентына намзәт итеп теркәүдән баш тарту карары белән бәйле тагын бер гариза тапшырачагын белдергән иде.
8 февральдә булган утырышта Үзәк сайлау комиссиясе Надеждинны хуплаучыларның 9147 имзасын гамәлгә яраксыз дип тапты. 95 587 имза дөрес дип табылган. Теркәлү өчен исә 100 мең имза кирәк, ә комиссиягә 105 меңнән дә артыграк имза тапшыру ярамый иде.
- Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара иде, ул ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъдә иткән иде.
- Күптән түгел Надеждин Казанга килгән иде. Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар. Аның сүзләренә караганда, мең ел яшәгән татар теле алга таба да шуның кадәр яшәячәк, чөнки татарлар зур халык. Ул татарларның аерым европа халыкларыннан — словак, черногор милләтеннән дә зуррак булуын искәртте. Шул ук вакытта Татарстанда милли активистларның эзәрлекләнүен дә ассызыклады. Надеждин төбәкләргә күбрәк хокук бирелсә, мондый проблем булмас иде дип саный. Аныңча, мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш".
- Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум