Русия киностудияләре заманча технологик фильмнар төшерүне онытты, шуңа күрә кинотеатрлардагы җиһазлар белән күрсәтергә әйбер юк, дип белдерде Русиянең "Синема Парк" һәм "Формула Кино" берләштерелгән киночелтәрләре башлыгы Алексей Васясин.
"Безнең продакшеннар технологияләр мәсьәләсендә хәзер "нульдә", хәтта 3D ясый алмый. Ә бит Федор Бондарчукның "Сталинград" фильмы 3D гына түгел, IMAX форматында төшерелгән һәм бу 2013 ел иде", дигән ул РБК-га әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, Мәскәү Украинага һөҗүм итү сәбәпле Русиядән һолливуд киностудияләре киткәннәр соң 3D форматында фильмнар калмаган. Шул ук вакытта Русия кинотеатрларында IMAX форматында кино күрсәтү өчен җиһазлар бар.
"Шартлы рәвештә әйткәндә, хәзер аларның гаражында 29 "мерседес" тора, ә без 2000нче елгы "Лада"да йөрибез, чөнки "мерседеслар" өчен туры килердәй "бензин" юк", дип аңлаткан ул хәзерге вазгыятьне.
Аның әйтүенчә, Русиягә чикләүләр кертелгәннән соң җиһазлар кыйбатланган һәм аларны сатып алып булмый башлаган, шуңа күрә киностудияләр заманча технологик фильмнар төшерә алмый.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, күп кенә чит ил ширкәтләре, шул исәптән кино дистрибьютерлары да Русиядә эшләмәячәген игълан итте. Һолливудның иң танылган студияләре (Дисней, Sony, Warner Bros, Paramount һәм башкалар) Русиядә үз фильмнарын күрсәтүне тыйды.
- Һолливуд фильмнары прокатка бирелми башлаганнан соң, Русиянең кайбер төбәкләрендәге кинотеатрлар ябыла, шулай ук ял көннәрендә генә эшләүгә күчә яки эш сәгатьләрен азайта башлады.
- Кино өлкәсендә эшләүчеләр чит ил киносының Русиядән китүен сөенеч хәл дип бәяләми, алар урынына татар-башкорт киносы килүгә зур өметләр багламый.
- Шуңа карамастан, Русия кинотеатрларының күбесе көнбатыш фильмнарын күрсәтүне туктатмый. Алар Казакъстан, Грузиядә әзерләнгән урыс тәрҗемәләрен кулланып, аларны "сеанс алдыннан күрсәтү" дип тәкъдим итә. Янәсе, тамашачылар берәр Русия фильмын карарга килә, ләкин аның алдыннан кинотеатрдан "күчтәнәч" буларак чит ил фильмы күрсәтелә. Бу, әлбәттә, пиратлык күренеше булып тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум