Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Казанга килгән туристлар 38 миллиард сум акча тоткан, бу алдагы елдан 22 процентка күбрәк


Казанны карарга килүчеләрнең 60 проценттан артыгы - хатын-кызлар. Уртача яшьләре - 40.

2023 елда Казанга дүрт миллион турист килгән. Туристлар барлыгы 38 млрд сум акча тоткан, бу 2022 ел белән чагыштырганда 22,3 процентка күбрәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан туризмын үстерү комитеты мөдире Дарья Санникова әйтте, дип яза "Бизнес Online"

Бер турист көненә уртача 2,75 мең сум акча тоткан. Иң күп акчаларны кафе, бар һәм рестораннарда тотканнар.

Казандагы азык-төлек сатыла торган кибетләрдә туристлар уртача 695 сум, кафе-ресторан һәм барларда - 864 сум калдыра, күңел ачуларга 1256 сум, кунакханәләргә 6351 сум тота диелә.

"Казанга туристлар күп килә торган чор майдан ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта барлык туристларның 70 проценты килә. Казанны карарга килүчеләрнең 60 проценттан артыгы - хатын-кызлар. Уртача яшьләре - 40. Шәһәргә 35-44 һәм 45-54 яшь аралыгындагы туристлар еш килә башлады. Уртача дүрт көнгә киләләр", дигән Санникова.

  • 31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр Татарстанга 170 мең турист килгән. Бу, узган елның шушы чоры белән караганда, 5 процентка күбрәк. Иң күп турист Мәскәү һәм Петербурдан килгән.
  • Туристларның иң яраткан урыны булып Казан Кирмәне, Зөя утравы санала. Быел Арча районының Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясенә 4,5 мең кеше килгән. Бу узган елдан 30 процентка күбрәк.
  • Күптән түгел Татарстанның туризм тармагына кунакханәләр һәм хезмәткәрләр җитмәве әйтелгән иде.
  • Казанда "Миллениум" күпере янында, Казансу ярында кунакханә комплексы төзелә. Ул биш манарадан торачак, иң биеге 100 метрга кадәр җитәчәк, калганнары 65әр метрлы булачак. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ике манараны 2024 елның октябрендә Казанда үтәчәк БРИКС очрашуына җитештерергә кушты.
  • "Соңгы елларда Казанда яңа отельләр һәм кунакханәләр ачылса да, мондый дәрәҗәдәге чаралар өчен ярашлы бүлмәләр фонды бик аз һәм кунакларны урнаштырырга урын юк", диде бу уңайдан мэр Илсур Метшин.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде. 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.
  • Татарстан хакимиятләре республикага килгән туристлардан җыем алырга теләвен белдерде.
  • Азатлык белән сөйләшкән туризм белгечләре Казанда татарлык җитми дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG