Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Башкортстанда яшәүчеләр 714 млрд сумлык кредит алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу 2022 ел белән чагыштырганда 57,7 процентка күбрәк. Шул ук вакытта приставлар русияләрнең кредитларын түләве авырлашканнан авырлаша бара ди. "Кредитларын түләмәүчеләрнең артуы — халыкның бурычы күп булуы, илдәге икътисади вазгыятьнең катлаулы булуы, югары инфляция белән бәйле", ди белгеч тә.

2023 елда Башкортстан банклары физик затларга 714,1 миллиард сумнан артык кредит биргән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 57,7 процентка күбрәк.

Бу акчаларның 267,6 млрд сумы ипотека (алдагы елдан 82,8 процентка күбрәк), 473,6 миллиарды (46,3 процентка күп) — кулланучылар кредиты. Бу хактка Башкортстан дәүләт банкына сылтама белән UTV җиткерә.

Әлеге күрсәткечләр ягыннан Башкортстан Краснодар һәм Краснояр крайлары, Петербур, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белән берлектә Русиядә алдынгы урыннарда тора.

Шул ук вакытта Русиянең мәхкәмә приставлары федераль хезмәтендә әйтүләренчә, Русияләрнең кредитлар белән бәйле мәҗбүри түләттерелергә тиешле 3,26 триллион сумлык бурычы җыелган. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 200 миллиард сумга күбрәк һәм федераль хезмәт статистика алып бара башлаганнан бирле иң зур күрсәткеч диелә.

Приставлар әйтүенчә русияләрдән бу бурычларын мәҗбүри каплаттырып булмый, чөнки аларның салым һәм коммуналь түләүләр өчен бурычлары, банкларга да әҗәтләре бар.

"Кредитларын түләмәүчеләрнең артуы — халыкның бурычы күп булуы, илдәге икътисади вазгыятьнең элеккечә катлаулы булуы, югары инфляция белән бәйле. Нәтиҗәдә кешеләргә үз бурычларын түләү авырлашканнан авырлаша, бу аларның вакытында түләнмәвенә китерә" дип белдергән "Финам" финанс төркеме аналитигы Игорь Додонов.

Үзәк банк белешмәләренчә, 2023 елның сентябренә русияләрнең банкларга барлык бурычлары 30,2 трлн сумга җиткән.

  • 2023 елда русияләр займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" дип моңарчы күрелмәгәнчә күп әҗәт алган. Былтыр шундый бурычларның күләме 34,91 млн сумны тәшкил иткән. Болар 30 көнгә кадәр 30 мең сумга кадәр бирелә торган акчалар.
  • Русияләрнең яртысында (51 процентында) гаиләләренең бер айлык кереме күләмендә җыеп куйган акчалары юк.
  • Былтыр октябрь аенда билгеле булганча русияләрнең микрокредит оешмаларга бурычлары бер ел эчендә 18 процентка арткан һәм 350 миллиард сум булган. Бурычлыларның саны 19,9 миллион кешегә җиткән. Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала.
  • Күптән түгел Башкортстан Корылтае депутаты Илһам Галин кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән иде.
  • 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә.
  • Шул ук вакытта президент Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG