Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Екатеринбурда дәүләткә хыянәттә гаепләп тоткарланган кыз Украина фондына 51 доллар акча күчергән булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

ФСБ Америка хисабыннан күчерелгән акчалар турында ничек белә алган дигән сорауга "Первый отдел" мөгаен алар моңа дәлилләрне Ксения Һавананың телефонында тапкандыр дип яза.

"Первый отдел" хокук яклау проекты Екатеринбурда дәүләт хыянәтттә гаепләп кулга алынган кыз турында төгәлрәк мәгълүмат чыгарды, аның Русия һәм АКШ ватандашы булуы хәбәр ителгән иде.

Хокук яклаучылар мәгълүматынча Ксения Һавана (Карелина) үзенең Америка банкындагы хисабыннан Украинаның "Razom for Ukraine" фондына 51,8 доллар акча күчергән. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фаразынча, Һавананың 2022 елның февраленнән җыйган акчалары янәсе Украина кораллы көчләре өчен экипировка һәм сугыш кирәк-яраклары алуга киткән.

Екатеринбурда Ксения Һавананың тоткарлануы һәм дәүләткә хыянәт итү маддәсе нигезендә гаепләнүе турында сишәмбе билгеле булды.

"Первый отдел" ачыклавынча, кызны 27 гыйнварда "вак хулиганлык" сәбәбе белән тоткарлаганнар. Аны 14 тәүлеккә административ сак астына җибәргәннәр.

Ул махсус тоту урыныннан (спецприемник) чыкмаган. 7 февральдә аны дәүләткә хынәт турындагы җинаять эше нигезендә тоткарлаганнар. "Первый отдел" язуынча, икенче көнне сак астына алганнар.

ФСБ Америка хисабыннан күчерелгән акчалар турында ничек белә алган дигән сорауга "Первый отдел" мөгаен алар моңа дәлилләрне Ксения Һавананың телефонында тапкандыр дип яза.

  • БМО белгечләре Русиядә шымчылыкта һәм дәүләткә хыянәттә гаепләп ачылган җинаять эшләренең саны артуын искәртә.
  • Узган ел апрель ахырында Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексындагы кайбер маддәләрне кырыслатучы канун имзалады. Алар арасында дәүләткә хыянәт өчен гомерлек төрмә бирү дә бар. Элегрәк бу маддә нигезендә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә һәм 500 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр иде.
  • Дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү кануны кабул ителсә, мондый эшләр саны кимендә ун тапкырга артачак дип фаразлаганнар иде.
  • "Бу җинаятьне ачыклаган теләсә-кайсы ФСБ хезмәткәре үзенә дан, ихтирам һәм хөрмәт казаначак. Узган елдан башлап, без президент Путиннан "сатлыкҗаннарны, шымчыларны һәм диверсантларны" мөмкин кадәр күбрәк ачыкларга дигән сүзләрне даими ишетеп торабыз. Әлбәттә, ФСБ дәүләткә хыянәт турында дистәләгән яңа җинаять эше ачып, бу чакыруга колак салыр", дигән иде адвокат Евгений Смирнов.
  • Дәүләткә хыянәттә гаепләнүчеләр турында белешмәләр юк диярлек: бу җинаять эшләренең еш кына эчтәлекләре дә, тоткыннарның фамилияләре дә яшерелгән була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG