Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: саклану министрлыгы төрмәдәге хатын-кызларны снайперлар һәм штурмчылар итеп сугышка җибәрмәкче


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Важные истории" 20дән алып 50гә кадәр хатын-кыз моңа ризалашкан, тик әлегә аларның берсен дә колониядән алып китмәгәннәр дип яза. Бер хатын снайпер булып китмәкче булган, тик өч ай көткәч баш тарткан. Ул үзләрен бик тиз сугышка җибәрерләр дип уйлаган, тик хәзер аңа бер ел гына утырасы калган диелә.

2023 елның көзеннән Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышка Ленинград өлкәсенең 2нче хатын-кызлар төзәтү колониясендәге тоткыннарны җибәрә башлаган. Бу хакта "Важные истории"га бу колониядә утырып чыккан элекке тоткыннар сөйләгән.

"Важные истории" колониядән фронтка китәргә ризалашкан ике хатын-кызның исемен дә ачыклаган, моны басмага аларның туганнары раслаган.

Басма чыганаклары әйтүенчә, узган елның көзеннән башлап саклану министрлыгы вәкилләре колониягә берничә тапкыр килгән. Хатын-кызларга шул исәптән снайпер һәм штурмчылар буларак бер елга контракт төзергә тәкъдим иткәннәр. Фронтка киткәнче аларга ике ай хәрби әзерлек үткәрәчәкләрен әйткәннәр, контрактлары беткәч ярлыкау бирергә ышандырганнар.

"Важные истории" язуынча, 20дән алып 50гә кадәр хатын-кыз моңа ризалашкан, әмма әлегә аларның берсен дә колониядән алып китмәгәннәр. Бер хатын-кыз снайпер булып китмәкче булган, тик өч ай көткәннән соң баш тарткан. Ул үзләрен бик тиз сугышка җибәрерләр дип уйлаган булган, әмма хәзер аңа бер ел гына утырасы калган дип яза басма.

  • Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр былтыр күренә башлады.
  • Былтыр октябрьдә "Важные истории" Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенең Украинадагы фронт сызыгына җибәрү өчен хатын-кызларны "Борз" батальлонына җыя башлавын җиткергән иде. Батальонда хатын-кызлардан ике отряд төземәкче булулары әйтелде: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары.
  • "Русь сидящая" хокук яклау проектына нигез салган Ольга Романова берничә тапкыр саклану министрлыгының Украинадагы сугышка җибәрү өчен тоткыннар арасыннан хатын-кызларны җыюын искәртте. Бу хактагы беренче хәбәрләр былтыр яз чыкты.
  • Былтыр март аенда Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.
  • Август аенда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән иде. Анда республикада табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү турында сөйләшүләре хәбәр ителде.
  • Шул ук вакытта Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекче булып киткәннәрне саперлар һәм штурмчылар булырга мәҗбүр итүләре билгеле булды. Елена исемле хатынның иптәш кызы сугышка пешекче булып киткән, ул фронттагы улы янәшәсендә булырга теләгән. Әмма сугышка киткәч бер атнадан соң ук аны машина йөртүче итеп куйганнар. "Ботка пешерергә киткән иде, УАЗга утырттылар. Машина йөртүче булачаксың, каядыр әйберләр илтәчәксең дигәннәр. Алгы сафкамы- төгәл белмим, аның белән элемтә инде юк", дип сөйләгән "Можем объяснить"ка Елена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG