Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйның әнисе Людмила улының җәсәден бирүне таләп итеп язган дәгъваны мәхкәмә ике атнадан соң гына караячак


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Дәгъваны 4 мартта караячаклар. Тикшерү комитеты Навальныйның җәсәден  бирмәүне аның үлеме белән бәйле тикшерү уздырылганга дип аңлата. 19 февральдә Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш  тикшерү комитеты тикшерүен кимендә ике атнага озайтты дип белдергән иде. Ягъни ул 3 марттан да иртәрәк бетмәячәк. 

Салехард шәһәр мәхкәмәсе Алексей Навальныйның әнисе Людмила Навальнаяның тикшерү комитеты өстеннән язган дәгъвасын алган. Ул колониядә үлгән улының җәсәден бирмәүләренә зарланды. Бу хакта мәхкәмә матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС җиткерә.

"Канунсыз гамәлләргә, карарларга шикаять килде. Аны карау 4 мартка билгеләнә, ябык мәхкәмә утырышы", дигәннәр мәхкәмәдә.

Кичә, 20 февральдә, Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов тикшерү комитетының җәсәдне бирмәве белән бәйле Людмила Навальнаяның Салехард мәхкәмәсенә гариза тапшыруын җиткерде.

Тикшерү комитеты Навальныйның җәсәден бирмәүне аның үлеме белән бәйле тикшерү уздырылганга дип аңлата. 19 февральдә Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш тикшерү комитеты тикшерүен кимендә ике атнага озайтты дип белдергән иде. Ягъни ул 3 марттан да иртәрәк бетмәячәк.

  • Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге җирле идарәсе Алексей Навальный 16 февраль көнне "йөрештән кергәч үзен начар хис итте", "шундук диярлек аңын югалтты", дип ышандыра.
  • Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.
  • 20 февральдә Алексей Навальныйның әнисе Людмила улының җәсәден бирүне таләп итеп Русия президенты Владимир Путинга видео чыгарды. ладимир Путин, мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Мәсьәләне хәл итү сездән генә тора. Миңа ниһаять улымны күрергә мөмкинлек биргез. Кешечә итеп җирли алу өчен Алексейның мәетен кичекмәстән бирүне таләп итәм", диде ул.
  • "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты русияләрне "Дятел" сервисын кулланып, сәясәтченең мәетен гаиләсенә бирүне таләп итеп тикшерү комитетына мөрәҗәгатьләр язарга чакырды . 21 февраль иртәсенә 74 меңгә якын кеше шундый мөрәҗәгать тапшырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG