Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйның әнисе Людмила Путинга видеомөрәҗәгать чыгарды


 "Полярный волк" 3нче төзәтү колониясендәге православ гыйбадәтханәсе
"Полярный волк" 3нче төзәтү колониясендәге православ гыйбадәтханәсе

"Миңа ниһаять улымны күрергә мөмкинлек бирегез. Кешечә итеп җирли алу өчен Алексейның мәетен кичекмәстән бирүне таләп итәм", ди ул.

Алексей Навальныйның әнисе Людмила улының җәсәден бирүне таләп итеп Русия президенты Владимир Путинга видео яздырган. Мөрәҗәгать Навальный LIVE Youtube-каналында чыкты.

"Минем артымда "Полярный волк" 3нче төзәтү колониясе, монда 16 февральдә улым Алексей Навальный үлде. Аны инде бишенче көн күрә алмыйм, җәсәден миңа бирмиләр һәм хәтта аның кайда булуын да әйтмиләр. Владимир Путин, мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Мәсьәләне хәл итү сездән генә тора. Миңа ниһаять улымны күрергә мөмкинлек биргез. Кешечә итеп җирли алу өчен Алексейның мәетен кичекмәстән бирүне таләп итәм", ди ул.

Кичә, 19 февральдә аны Салехард моргына кертмәделәр, сәясәтченең җәсәде биредә дип фаразлана. Север.Реалии язуынча, Людмила Навальная белән бергә булган бер адвокатны морг бинасыннан "төртеп диярлек" чыгарганнар.

Навальный 16 февраль көнне Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге "Полярный волк" колониясендә үлде.

Сәясәтченең үлүе белән бәйле тикшерү уздыручы тикшерү комитеты вәкилләре Людмила Навальнаяга мәрхүмнең җәсәде экспертизага җибәрелде, дип хәбәр итте, ул 14 көн узачак диелде. Бу хакта 19 гыйнварда Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш белдерде.

Навальныйның үлеменнән соң "Такие дела" басмасы Русиядә тикшерү оешмалары үлгән тоткынның мәетен туганнарына еллар буе бирмәскә мөмкин дип язды.

Людмила Навальная Путин исеменә гариза язган. Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов Салехард мәхкәмәсенә тикшерү комитетының җәсәдне бирмәве белән бәйле берни эшләмәве турында гариза тапшырылуын җиткерде.

  • Навальныйның көрәштәшләре сәясәтче үтерелде дип килә. Аның хатыны Юлия бу җинаятьтә Русия президенты Владимир Путинны гаепләде. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков бу сүзләрне "дәлилсез, оятсыз гаепләүләр" диде.
  • 19 февральдә Европа берлеге Русияне Навальный үлеме белән бәйле халыкара тикшерү уздырырга рөхсәт итәргә чакырды.
  • Сәясәтченең үлеме белән вазгыятькә аңлатма бирсеннәр өчен Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлыкларына Русия илчеләре чакырылды.
  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG