Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе хезмәтендә эшләүчеләр Европа берлеге белән чикне үтүчеләрдән Украинадагы сугыш турында сораулар язылган анкеталар тутырта, дип хәбәр итә "Медиазона". Аерым алганда бу тәртип Эстония белән чиктәге, Псков өлкәсендә урнашкан "Шумилкино" һәм "Куничина гора" үткәреп җибәрү пунктларында кертелгән.
Кешеләрдән шәхси мәгълүматларын бирүне таләп итәләр, шул исәптән Русиядә һәм чит илдә яшәү урыннарын, паспорт номерларын, хәрби хезмәттә булу-булмау турында мәгълүмат һәм сәфәрләренең максатын сораштыралар диелә.
Моннан тыш алар кайда һәм кем булып эшләүләрен әйтергә, телефоннарының IMEI-ын бирергә, номерларын язарга тиеш.
Анкетаның ахырында сугыш белән бәйле сораулар язылган. Чикне үтүчеләр Русиядә яки Украинада яшәүче "якын туганнарын" санап үтәргә, Украина ягында сугышучы танышларының исемнәрен күрсәтергә, Киевтагы "милләтчел режимны хуплаучы Европа берлеге җитәкчеләренең гамәлләренә мөнәсәбәтләрен" язарга тиеш.
"Медиазона" чыганагы әйтүенчә, анкетларны нигездә Русия һәм Европа ватандашлыгы булган кешеләргә бирәләр. Кайвакыт ФСБ хезмәткәрләре махсус програмга тоташтырып смартфоннарын да тикшерә диелә.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр күпләп илдән китә башлады, "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң күчеп китүчеләр саны тагы да артты.
- Беренче дулкында китүчеләр башлыча Төркия, Грузия, Европа илләрен, Израилне сайлады. Журналистлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция – Рига, Вильнюс, Тбилиси, Ереван, Берлин кебек шәһәрләргә күпләп китте. Европа илләре әле ул вакытта Русиядән килүчеләргә капкаларын япмаган иде, кем тели, шулар килә, урнаша алды. Ул вакытта Татарстан белән Башкорстаннан да, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар да Русиядән китү ягын кайгыртты. Күп түгел, әмма бар иде. Татар белән башкортның беренче агымы Төркиягә юл тотты.
- Мөһаҗирлекнең икенче дулкыны исә Путинның "өлешчә мобилизация" игълан итүеннән соң, сентябрь аенда барлыкка килде. Ике-өч көндә сугышка эләгү һәм чикләр ябылу куркынычы татар белән башкортларны Казакъстан, Кыргызстанга китәргә мәҗбүр итте. Китүчеләрнең зур өлеше Төркиягә китүне хуп күрде.
- 2022 елның август азагында Европа берлеге илләре русияләргә гадиләштерелгән тәртиптә виза бирүне туктатуын игълан итте. Бу Русия ватандашларына Европа берлегенә керүне кыенлаштырачак һәм кыйммәтрәк итәчәк, диде Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель. Бу чикләү Русиянең Украинага һөҗүм итүе сәбәпле кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум