Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күпкатлы йортта яшәүчеләрдән идарәче ширкәт кар чыгарган өчен дә акча түләттерә


Казан урамнарының берсе
Казан урамнарының берсе

Күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән бу хезмәтне күрсәтүгә ризалык алмаганнар һәм чынлыкта кар чыгару эшләре башкарылмаган диярлек, әмма шуңа карамастан аларга бу хезмәт өчен кимендә 400 сум түләргә кирәк дигәннәр. 

Казанда идарәче ширкәт коммуналь түләүләр квитанциясенә кар чыгарган өчен дә акча түләргә дип язган. Бу хәлгә Казанның Завойский урамындагы йортта яшәүчеләр юлыккан, дип хәбәр итә "Татарстан 24".

"Кар чыгаруга киткән чыгымнарны каплау өчен" казанлылардан 400 сумнан башлап акча таләп итәләр. Шул ук вакытта алар ишек алдындагы кар көртләре әле дә көрәлмәде дип зарлана.

Алар бу хәлгә ачыклык кертү өчен идарәче ширкәткә мөрәҗәгать иткән. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән бу хезмәтне күрсәтүгә ризалык алмаганнар һәм чынлыкта кар чыгару эшләре башкарылмаган диярлек, әмма шуңа карамастан аларга бу хезмәт өчен түләргә кирәк дигәннәр.

Кыш башыннан бирле Казан урамнарыннан 13 ел эчендә иң күп күләмдә - 1,7 миллион тонна кар чыгарылуы хәбәр ителгән иде. Бу хакта шәһәр мэриясендә җиткерделәр.

  • Гыйнварда Казанда күпләп кар явудан соң, шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен якынча 2 атналап вакыт кирәк булачагын әйткәннәр иде.
  • Көчле кар яуганнан соң Казанның кайбер районнары чүпкә батты. Кайбер урыннарда күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүп ташучы машиналарның эшен җиңеләйтү өчен үзләре карны чистартып караган, тик файдасы булмаган. Четаев урамындагы хәл мисал итеп китерелде: анда чүпләр белән шыплап тулган контейнерлар янына килгәннән соң машина йөртүче вазгыятьне бәяләп караган да, кире китеп барган. Кар нык яуган чакта чүп җыючылар барлык калдыкларның ниятләгәннән 52 процентын гына чыгара алган.
  • Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кайбер урамнарда кар көртләренең биеклеге шәхси йорт биеклеге кадәр. Карның моның кадәр булуы су басу куркынычы тудыра. Мондый авырлыклар Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG