Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ сәяхәт итүчеләрнең банк карталары, IP-адреслары, телефоннары белешмәләрен җыячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Юлчыларның барлык шәхси мәгълүматлары да Транспорт иминлеген тәэмин итү бердәм дәүләт мәгълүмати системына (ЕГИС ОТБ) килеп барачак, андагы белешмәләрне ФСБ, эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Ространснадзор һәм Росавиация карый ала. Базага кергән мәгълүматлар җиде ел сакланачак.

Русиядә һава, су, тимер юл һәм машина транспортында юлчы ташучы оешмаларны юлчылар турында бөтен мәгълүматны да дәүләткә тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.

1 сентябрьдән башлап алар мөштәриләренең банк карталары, IP-адреслары, телефоннары, электрон почталары һәм аккаунтларындагы серсүзләре турында белешмәләрне җыеп дәүләт базасына җибәрергә тиеш булачак. Хәзерге вакытта юлчы ташучылар бары тик паспортлар һәм билетлар турында гына мәгълүмат тапшыра.

Әлеге таләп Русия транспорт министрлыгының фәрманында язылган, дип җиткерә "Коммерсантъ" документка сылтама белән.

Фәрманга ярашлы барлык мәгълүматлар да Транспорт иминлеген тәэмин итү бердәм дәүләт мәгълүмати системына (ЕГИС ОТБ) килеп барачак, андагы белешмәләрне ФСБ, эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Ространснадзор һәм Росавиация карый ала. Базага кергән мәгълүматлар җиде ел сакланачак.

Юлчылар турындагы белешмәләрне анализлау кешенең "үз-үзен тотышы белән бәйле аномалияләрне" ачыкларга һәм "контрабандачылардан алып террорчыларга кадәр" табарга булышачак, дип аңлаткан басмага транспорт министрлыгына якын чыганагы.

  • Былтыр март аенда "Медуза" басмасы ФСБ очкычка билетлар эзләүдә ярдәм итүче Aviasales сервисы мөштәриләре турындагы бөтен белешмәләрне алырга тели, дип язган иде.
  • Декабрь ахырында Русия думасы такси хезмәтен сәфәрләр турында мәгълүматларны полициягә тапшырырга мәҗбүр итүче канун кабул иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG