Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Диния нәзарәте мөселман сугышчыларына дога һәм зикер китаплары җибәргән


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Моңа кадәр Татарстан мөфтияте Украина сугышында баскын сугыш алып баручылар өчен догалар чыгарган иде.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте Русия хәрби көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсенә дога һәм зикер китаплары җибәргән. Бу хакта мөфтиятнең сайтында хәбәр ителә.

Дога китаплары мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән "Медина" нәшрият йортында басылган дип әйтелә.

"Алар сугышчы-мөселманнарга юнәлдерелгән һәм ул (китап) үз эченә дога һәм зикерләрне ала", диелә хәбәрдә.

Китаплар 1 мең данәдә Русия гаскәренең хәрби-сәяси идарәсенә һәм тагын 400е — Русия саклану министрлыгының "Сила в правде" дип аталган махсус поездына юлланган. Ул Русиянең 67 төбәге буйлап йөри, митинглар, очрашулар үткәрә.

2022 елның сентябрендә Татарстан мөфтияте Русиянең Украинада сугыш алып бару өчен мобилизацияләнгән сугышчылары һәм аларның якыннары өчен догалар чыгарды.

Русия илбасарларына кушылучы солдатларга мөфтият "дошманны җиңү өчен 3 дога", "ватанны саклаучылар", "юлга чыкканда" дип аталган төрле юнәлештәге догалар укырга киңәш иткән. Аларда "дошманны җиңәргә ярдәм ит", "аларның бердәмлеген таратып ташла", "аларны бетерергә ярдәм сорыйбыз" дигән сүзләр бар.

Русия гаскәренә баручы солдатларның ир туганнары, уллары һәм ире өчен әйтелә торган догалар аерым бирелгән. Анда "гаделсезлеккә юл куймауны" һәм "исән-имин кайтуны" теләү бар.

Русиянең Украина җирендә баскын сугыш алып баруын дин әһелләренең күпчелеге баштан ук хуплап чыкты. Бу хәл 2023 елда да дәвам итте. Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелми. Казанда Җәмигъ мәчет төзелеше урыны мөселманнар белән килештерелмичә шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде, зур юлда ягулык станцияләре янындагы намаз уку бүлмәләре сүтелде, Русия мәчетләрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тикшерү артты.

Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев Русиядәге мобилизация уңаеннан Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырган иде. Ул "Кремльнең империячел амбицияләре" һәм "Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дигән сорау куйды.
Мондый хәлгә калмас өчен ул ике юл күрсәтте. Беренчесе — мобилизациядән качу. Икенчесе — әгәр инде сугышка киткәнсез икән, әсир төшү.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG