Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган кешеләр Навальныйның җәсәден әнисенә тапшыруны таләп итә


Варшаудагы Русия илчелеге каршында протест чарасы. 16 февраль 2024 ел
Варшаудагы Русия илчелеге каршында протест чарасы. 16 февраль 2024 ел

Шул ук вакытта 16 февральдә үлгән оппозиционер Алексей Навальныйның җәсәден гаиләсенә бирүне таләп итеп тикшерү комитетына хәзергә 91 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән.

Дөньяның сәнгать һәм эшкуарлык өлкәсендәге танылган кешеләре, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре сәясәтче Алексей Навальныйның җәсәден әнисенә тапшыруны таләп итә. Алар төшергән видео-мөрәҗәгатьләрне "Команда Навального" Telegram-каналы чыгарып бара.

Бу хәбәр язылган вакытка мөрәҗәгать итүчеләр арасында Нобель бүләге иясе Дмитрий Муратов, балетмейстер Михаил Барышников, язучы Михаил Зыгарь, тарихчы Тамара Эйдельман, телевидение алып баручысы Татьяна Лазарева, "Машина времени" төркеме лидеры Андрей Макаревич, Noize MC музыканты (Иван Алексеев), эшкуар Евгений Чичваркин һәм башкалар бар иде.

Шул ук вакытта 16 февральдә үлгән оппозиционер Алексей Навальныйның җәсәден гаиләсенә бирүне таләп итеп тикшерү комитетына хәзергә 91 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта тикшерү комитетына мөрәҗәгатьләрне җыючы "ОВД-Инфо" проекты хәбәр итә.

Кичә, 22 февральдә Людмила Навальная тикшерү комитеты хезмәткәрләре үзен шантажлый дип белдерде. Аның сүзләренчә, җирләү яшерен рәвештә, хушлашмыйча гына эшләнсә генә мәрхүмнең җәсәден бирәчәкләрен әйткәннәр.

"Алар мине шантажлый, миңа Алексей кайда, кайчан һәм ничек күмелергә тиеш дигән шартлар куялар. Тикшерүче Воропаев миңа ачыктан-ачык "Вакыт сезнең файдага бармый, җәсәд таркала", дип әйтте", дип сөйләде ул.

  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан.
  • Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.
  • 20 февральдә Алексей Навальныйның әнисе Людмила улының җәсәден бирүне таләп итеп Русия президенты Владимир Путинга видео чыгарды. Владимир Путин, мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Мәсьәләне хәл итү сездән генә тора. Миңа ниһаять улымны күрергә мөмкинлек биргез. Кешечә итеп җирли алу өчен Алексейның мәетен кичекмәстән бирүне таләп итәм", диде ул. Путин сүзчесе Дмитрий Песков бу "Кремль эше түгел", диде.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG