Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентка намзәтләр теледебатларда Путинны тәнкыйтьләүдән качкан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Путинның көндәшләре дәүләт башлыгының эшчәнлегенә кагыла торган сорауларга җаваплардан качты дияргә була, дип искәртә "Агентство".

"Россия 1" федераль каналы эфирында үткән беренче теледебатларда Русия президентына намзәтләр төп көндәшләре Владимир Путинны тәнкыйтьләүдән тотылып калган, югыйсә алып баручы алардан Путинның мәгариф һәм фән өлкәсендәге проектларына, фикерләренә бәя бирүне сораган булган.

"Агентство" басмасы искәртүенчә, дебатларда дүрт намзәтнең икесе генә катнашкан: КПРФ фиркасеннән Николай Харитонов һәм "Новые люди"дан Владислав Даванков. ЛДПР фиркасеннән Леонид Слуцкий урынына эфирга аның вәкиле - Русия думасы депутаты Никита Березин килгән, ә Владимир Путин гадәттәгечә дебатларда катнашудан баш тарткан иде: Кремльдә моны русияләр болай да аның белдерүләрен "көн саен" күрә ала, дип аңлаттылар.

Нәтиҗәдә Путинның көндәшләре дәүләт башлыгының эшчәнлегенә кагыла торган сорауларга җаваплардан качты дияргә була, дип искәртә "Агентство".

Элегрәк Русия Югары мәхкәмәсе Үзәк сайлау комиссиясенең сәясәтче Борис Надеждинны ил президентына намзәт итеп теркәүдән баш тартуын канунлы дип тапты. Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара иде, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта торды һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясады. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъдә итте.

  • Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG