Казандагы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 2024 елгы Шаляпин фестивалендә Пуччининың "Турандот" операсында чыгыш ясарга тиеш булган музыкантларга һәм җырчыларга саллы акчалар түләячәк.
Тик бу спектакльне тамашачыга күрсәтә алмый калганнар иде, чөнки 18 февраль көнне инде тамашачылар җыелып беткәч, спектакль башланырга санаулы минутлар калгач театрны су басты. Тамашачыларны өйләренә кайтарып җибәрделәр, ә билет өчен түләгән акчаларын 10 көндә кире кайтарырга вәгъдә иттеләр.
Дәүләткә сатып алулар сайтында берьюлы берничә контракт чыкты, аларга ярашлы тамашаны кую өчен чакыртылган артистлар гонорарларын "Турандот" спектакле репитицияләрендә катнашкан өчен" алачак, дип яза "Бизнес Online".
Аерым алганда иң саллы гонорар - 514 мең сум Италия дирижеры Марко Боэмига түләнәчәк. "Геликон-опера"дан бас Алексей Тихомиров (Тимур партиясе) - 228 мең сум, Зур театрдан Марат Гали (Понг партиясе) 101 мең сум алачак. Моннан тыш тенор Иван Гынгазов "Аида" спектаклендә Радамес партиясен һәм "Турандот"та Калаф партиясен башкарган өчен 791 мең сум алу турында контракт төзегән булган (бер чыгыш өчен 395,5 мең сум).
Шулай итеп татар опера һәм балет театры тамашачы күрә алмый калган спектакль өчен республика бюджетыннан (оешма шуннан финанслана) 1,2 млн сумнан артык акча түләячәк.
- Шаляпин фестивале — Казанда ел саен уздырыла торган Халыкара музыка фестивале. Русиядә иң борынгы фестивальләрнең берсе, 1982 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үткәрелә.
- 1873 елда Казанда туган Шаляпин музыка һәм җырга үзе өйрәнгән. Аның сәләтен беренче булып 1896 елда Мәскәүдә хосуси театр тоткан меценат Мамонтов күреп алган.
- "Халык җырчысы" саналса да Шаляпин 1917 елгы инкыйлаб белән ризалашмыйча 1921 елда Франциягә күчеп киткән, Нью-Йорк Метрополитен операсы һәм Австралия сәхнәләрендә чыгышлар ясаган. Шаляпин 1938 елда 65 яшендә лейкемиядән үлгән. 1984 елда мәетенең калдыклары Франциядән Русиягә кайтарылып Новодевичье зиратында күмелде.
- Шаляпин фестивале Казанда татар театрында узса да, аның кысаларында татар куелышларына урын юк диярлек. Дөрес, фестиваль тарихында бер татар операсы куелмады дип өздереп әйтеп булмый, 2007-2008нче елларда "Шагыйрь мәхәббәте" Шаляпинда катнашты. Ләкин бу куелыш та театрда тансык бер тамаша. Ул күрсәтелсә дә, чакыру билетларын таратып кына "ябык показ" оештырыла.
- "Татар опера һәм балет театрында ник татар куелышлары аз?" дип гел тәнкыйтьләп торганга күрә, театр җитәкчелеге "сынды" кебек. 2011 елда Нәҗип Җиһанов тууының 100 еллыгына туры китереп, "Җәлил" операсы куелды. Ләкин анысын да күрү бәхете театрга махсус чакырылган кунакларга гына тәтеде.
- 2018 елда Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Сөембикә" операсы премьерасы булды. Әсәрнең авторлары – композитор Резедә Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харис. Сюжет нигезендә – XVI гасыр уртасындагы вакыйгалар, Казан ханлыгы тарихында бердән-бер хатын-кыз хаким Сөембикә өлешенә туры килгән авыр сынаулар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум