Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру заводы төзелеше туктатылган


Моңа кадәр Казан мэры Илсур Метшин завод 2025 елга төзелеп бетәчәк дип белдергән иде.

Казан янында Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеше туктатылган. Бу хакта бүген Татарстан экология министры Александр Шадриков хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Бүгенгә ул тукталган. Анда Япония һәм Швейцариянең Hitachi Zosen Inova ширкәте проектлап, җиһаз урнаштыру каралган иде. Башта экологиягә санкцияләр булмаячак диелде. Хәзер без аңлыйбыз, заманнар үзгәрде. Бу эшне Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы алып бара. Әлеге эш туктатылган. Моңа кадәр берничә тапкыр әйттек, каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү — бердән-бер юл булып кала", диде ул.

2023 ел ахырында Казан мэры Илсур Метшин чүп яндыру корылмасын 2025 елга төзеп бетерергә ниятләүләре хакында сөйләгән иде. Ул 25 процентка төзелеп беткән диде ул.

Шулай ук 2024 елда Казанда чүпне аерып җыю, экологик тәрбия һәм икенчел чималны яңадан эшкәртү турында програм кабул итәргә теләүләре хакында хәбәр ителде.

Казанда чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония косорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Короновирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.

Узган ел Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.

  • Күптән түгел Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
  • Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.
  • Киләчәктә чүп яндыру заводын Кытай технологиясе белән эшләтергә җыеналар. "Ростех" дәүләт корпорациясенә караучы "РТ-Инвест" ширкәте Кытай белән сөйләшүләр алып бара. Тик Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов чүп яндыру заводы кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип Азатлыкка сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG