Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: хакимиятләр Навальныйның Путин юлламасы көнендә җирләнүен теләми


Кремль җирләү эшләре митингка яки протестларга әйләнергә мөмкин дип борчыла, ә Путин юллама белән чыгыш ясар алдыннан вазгыять "мөмкин кадәр тыныч" булырга тиеш, диелә

Хакимиятләр оппозиционер Алексей Навальныйны җирләү Путин Федераль җыенга юллама ясаячак көнгә - 29 февральгә туры килүен теләми. Бу хакта чыганакларына таянып "Вёрстка" яза.

Путин юлламасы алдыннан хакимиятләр "куркыныч прецедент" тудырырга теләмәс иде, дип белдергән басмага федераль хакимияттәге чыганагы. Кремль җирләү эшләре митингка яки протестларга әйләнергә мөмкин дип борчыла, ә Путин юллама белән чыгыш ясар алдыннан вазгыять "мөмкин кадәр тыныч" булырга тиеш, дип искәрткән ул.

Басма чыганагы Навальныйны җирләү 1 мартта Мәскәүнең Борисов зиратында үтәргә мөмкин дип фаразлый. Оппозиционерны бу зиратта җирләргә мөмкин булуларын "Вёрстка"га җирләү өлкәсендә эшләүче чыганагы да раслаган.

Шулай ук басманың башка бер әңгәмәдәшчесе Навальныйны Путинның юлламасыннан соң җирләсәләр "мантыйклы булыр иде" дигән.

"Хәзер президент юлламасыннан берни дә игътибарны читкә борырга тиеш түгел. Бу яктан 1 март - идеаль дата", дигән ул.

Алексей Навальныйны кайчан һәм кайда күмәселәре әлегә рәсми билгеле түгел. Элегрәк Telegram-каналларда сәясәтчене 29 февральдә җирләячәкләр дигән мәгълүмат таралды. Аны Мәскәүнең Борисов, Троекуров яки Ховански зиратына күмәргә мөмкиннәр диелде.

Шул ук вакытта Навальный сүзчесе Кира Ярмыш сәясәтче белән хушлашу бу атна ахырына ниятләнә дип җиткергән иде.

  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан.
  • Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.
  • Навальныйның җәсәден әнисенә 24 февральдә генә тапшырдылар. "Алексей лаек булган һәм аның гаиләсе теләгән хушлашуга хакимиятләр комачаулармы, анысын белмибез", диде Ярмыш. Ул Навальныйның җәсәден туганнарына тапшыруны таләп итеп чыгышлар ясаучыларга рәхмәтен белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG