Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европарламент Навальныйның үлемен үтерү дип атаган һәм моның өчен Путин җаваплы дигән резолюция кабул итте


Европарламент
Европарламент

Бу резолюцияне Европа парламентының 547 депутатыннан 506сы хуплап тавыш биргән. 

Европа парламенты Русия сәясәтчесе Алексей Навальный үлеме белән бәйле резолюция кабул итте. Документта әйтелгәнчә, Русия президенты Владимир Путин колониядә оппозиционерның үтерелүе өчен җавап тотарга тиеш.

Бу резолюцияне Европа парламентының 547 депутатыннан 506сы хуплап тавыш биргән.

Европа берлеге депутатлары фикеренчә, Навальныйны үтерү Русиядә репрессияләр көчәюе турында кисәтә. Алар сәясәтченең үлемен бәйсез һәм халыкара тикшерү булырга тиеш дип таләп итә.

Документта әйтелгәнчә, Русия сәяси системын "тыелгысыз коррупцияле берләштерелгән авторитар режим" контрольдә тота, ә илнең хәзерге җитәкчелеге сайлауларда хәрәмләшүләр хисабына хакимияттә тора.

Элегрәк Европарламент башлыгы Роберт Метсол Навальный үлеме аркасында Русиядә 2024 елгы сайлауның нәтиҗәсен танымаска вәгъдә иткән иде.

Европарламентта чыгыш ясаганда оппозиционерның тол калган хатыны Путинны сәясәтче түгел, "криминал төркем лидеры" дип атады һәм аңа каршы көрәшне "мафиягә каршы көрәш" диде. Ул Навальный үлеме һәм Украинадагы сугыш өчен Путин җавап бирергә тиеш дип тә белдерде.

  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан.
  • Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.
  • Навальныйның җәсәден әнисенә 24 февральдә генә тапшырдылар. "Алексей лаек булган һәм аның гаиләсе теләгән хушлашуга хакимиятләр комачаулармы, анысын белмибез", диде Ярмыш. Ул Навальныйның җәсәден туганнарына тапшыруны таләп итеп чыгышлар ясаучыларга рәхмәтен белдерде.
  • Сәясәтчене иртәгә, 1 мартта җирләячәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG