Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурдагы мәхкәмә математик Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эшен карый башлады


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Бүген, 29 февральдә Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә ачылган яңа җинаять эше белән бәйле беренче утырыш үтте. Утырышны FreeAzat Telegram-каналы яктыртып барды.

Тикшерү фаразынча, былтыр хулигалык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк"дип әйткән. Хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйли. Сорау алу вакытында Мифтахов гаебен танымады һәм күрсәтмә бирүдән баш тартты.

"Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә аны тагын ике елдан биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Бүген шаһитлардан сорау алу булган, киләсе утырышлар 13 һәм 14 мартка билгеләнгән диелә.

Бүгенге мәхкәмә утырышыннан соң Мифтаховның хатыны Елена Горбань "минем өчен бу Азатны күрү мөмкинлеге иде" диде. "Без бу мәхкәмә утырышларына ияләштек, дәүләттән нәрсә көтәргә икәнен беләбез, бернинди яхшылык та көтмибез, әмма бу минем өчен Азатны күрү мөмкинлеге. Соңгы тапкыр мин аны былтыр сентябрьдә берничә минутка "иреккә чыккан" көнендә күргән идем", ди ул.

Горбань үзен Мифтаховның яклаучысы итеп билгеләүләрен һәм хәзер мәхкәмә утырышларында катнаша алачагын, "Азатны ешрак күрә алачагын" әйтте.

Яшь галимнең әнисе Гөлнур Хөсәенова да улын утырышта күрүенә канәгать калуын әйтте.

  • 2023 елның 5 сентябрендә Кировның Первомайски мәхкәмәсе Азат Мифтаховны террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алган иде.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
  • Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, диде ул.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG