Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Һадиуллин: 2025 елдан мәктәпләрдә Диннәр тарихы укытылмячак


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Ул тарих дәресе кысаларында өйрәтеләчәк.

2025 елның 1 сентябреннән Татарстан мәктәпләрендә Диннәр тарихы аерым фән буларак укытудан тукталыр дип көтелә. Бу хакта бүген республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Диннәр тарихы фәне юкка чыгаруда әзерлек эшләре алып барыла, ул тарих дәреслегенә кертеләчәк", диде ул.

Моннан тыш, хәзер Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан 5-9нчы сыйныфларга яңа тарих дәреслеге языла. Ул 1 сентябрьдән укытыла башлар дип көтелә. 1-9нчы сыйныфлар өчен - яңа хезмәт дәреслеге, 10-11нче сыйныфларга җәмгыять белеме дәреслеге төзелә, диде Һадиуллин.

Мәгариф министры татар теле дәреслекләренә дә тукталды, әмма күпме дәреслекнең Мәскәү тарафыннан расланмавын әйтмәде. Ул яңа федераль исемлекнең тормышка ашырылуын көтәбез диде.

Татарстан мәктәпләрендә Диннәр тарихы дресе 2012 елда кертелде. Республикада аерым диннәр укытылмады, аның урынына 4-5нче сыйныфларда "Дөньяви этика нигезләре", "Дөнья диннәре тарихы" дәресе өйрәтелде.

Мәктәпләрдә дин дәресләрен укытуны Урыс православ чиркәве күтәреп чыкты. Бу җәмгыятьтә төрле бәхәсләр уяткан иде.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мәктәпләргә милитаристик рух үтеп керде. Укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнә, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укыта, балалар хәрби әзерлек уза башлады.

Шул ук вакытта бүгенгә федераль исемлектә 1-9нчы сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре генә бар. Ә менә 10-11нче сыйныфлар өчен татар теленнән һәм 1-4нче сыйныфларга әдәби укудан, шул исәптән Әлифба исемлектә юк. Аларны мәктәп дәреслеге буларак укыту рөхсәт ителми, укытучылар аны бары уку әсбабы буларак куллана ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG